САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шагыйрь-герой Хәйретдин Мөҗәйнең туганнары Сарманда яшиләр

Кулымда — Совет Армиясе полковнигы, шагыйрь һәм язучы Хәйретдин Мөҗәйнең (Хәйретдинов Мөҗәһит) “Сугыш язмалары” китабы.

Әтием Наилнең сүзләре буенча, ул әнисенең абыйсы булган. Вәлия әбием гаилә архивыннан аның хатларын һәм фотосурәтләрен күрсәтте. Әнисе — олы әбекәй Мөзәянә — Хоҗуфаның кызы. Ул еш кына батыр бертуганы Хәйретдинов Мөҗәһит турында сөйли торган була. 

Хәйретдин Мөҗәй 1901 елда Башкортостанның Төрекмән авылында туа. Ул бик яшьли шигырьләр яза башлый. Габдулла Тукайның күп шигырьләрен күңелдән белгән. Аны 18 яшеннән Совет Армиясенә алалар. Шунда ул командирлар әзерли торган курсларда укый. 

Мөҗәһит бабай армия сафларында озак хезмәт итә. Ул чын солдат-шагыйрь була. Аның беренче шигырьләре “Кызылармеец” газетасында басыла. Әсәрләрен әдәби псевдонимы “Хәйретдин Мөҗәй” исеме астында бастыра. 

Бөек Ватан сугышы башлангач, Мөҗәһит Хәйретдинов инде подполковник дәрәҗәсендә була һәм 789 нчы полк белән командалык итә. Беренче көннәрдән үк ул фронт сызыгында — иң каты һәм канлы бәрелешләрдә катнаша. Тиздән полкка, батырлыклары өчен, “гвардияче” исеме бирелә, ә Мөҗәһит Хәйретдинов полковник дәрәҗәсенә ия була. 

Көрәш тынып торган вакытларда ул сугыш язмалары алып бара, шигырьләр, очерклар, кыска хикәяләр яза һәм аларны газета-журналларга җибәреп тора. Соңрак алар “Сугыш язмалары” дигән китап буларак дөнья күрәләр. Үзенең батырлыгы, кыюлыгы белән, карт әбинең абыйсы сугышчылар арасында хөрмәт казана. Ул һәрбер кешенең йөрәгенә үтеп керә белә, аларның кайгыларын да, шатлыкларын да уртаклаша. 

1942 елның җәендә Дон буенда каты сугышлар бара. Гитлерчыларның һөҗүме көчле була. Алар Мөҗәһит Хәйретдинов командалык иткән полкны чолгап алалар. Сугышчылар, дошман боҗрасыннан чыгар өчен, бер айдан артык көрәшәләр. Ләкин, тора-бара, азык-төлек запасы, снаряд һәм патроннар да бетә. Шул бәрелешләрнең берсендә абыем яралана һәм әсирлеккә төшә. Аны концлагерьга озаталар. Мөҗәһит солдат анда фашизмга каршы “Братское сотрудничество военнопленных” (БСВ) яшертен оешмасы төзүдә катнаша. Берләшмә әгъзалары, яшеренлекне саклау өчен, кушаматлар кулланалар. Безнең геройны иптәшләре “Самсон” дип атыйлар. Бик авыр шартларда да яшерен оешма әгъзалары дошманнарга каршы пропаганда алып баралар, промоакцияләр, листовкалар язып тараталар, кораллы һөҗүм әзерлиләр. 

1943 елның язында “Братство” күтәрелешкә әзер була. Әмма гестапо яшертен оешма әгъзаларының эзенә төшә. Совет патриотлары җитәкчелегендәге восстание була алмый кала. Оешманы тараталар, аның активистларын кулга алалар һәм Дахау концлагерена күчерәләр. 

1944 елның 4 сентябрендә фашист илбасарлары 92 совет патриотын атып үтерәләр. Шулар арасында сәяси тоткын — татар шагыйре, полк командиры Хәйретдин Мөҗәй дә була. 

Әсирлеккә төшкәч тә, патриот шагыйрь көрәшен туктатмый. Лагерьдагы газаплар да аның рухи көчен сындыра алмыйлар. Ул үткен каләме белән дә Туган илгә тугры калганын, аны яратуын исбатлый. 

Батырлар үлмиләр, алар мәңге яшәрләр. Октябрьский халкы үз героен онытмый. Мөҗәһит Хәйретдинов хөрмәтенә Төрекмән авылында һәйкәл куелган. Шәһәрнең Үзәк китапханәсенә патриот шагыйрьнең исеме бирелгән, шулай ук бер урам батырның исеме белән аталган. Һәр елны сентябрьдә һәйкәл янында Хәтер көне үткәрелә. Иҗатын якын итүчеләр аның шигырьләрен, язмаларын укыйлар. Шагыйрь һәм хәрби командир Хәйретдин Мөҗәй турындагы истәлекләр, буыннардан-буыннарга күчеп, аның батырлыгына дан җырларлар.  

Мин Мөҗәһит бабай белән горурланам. Без — бер нәсел агачыннан. Мин — бу гаиләнең варисы, шуңа күрә тарихны сакларга, киләчәк буыннарга да җиткерергә бурычлымын. 

(фонда)

“Мин йөрәктә антны сакладым,

Антым белән илне якладым!

Илем өчен булган көрәштән дә

Бөегрәк нәрсә тапмадым!”

(Хәйретдин Мөҗәй. 15 апрель, 1942 ел)      

Алим Садыков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев