«Сабит» чишмәсе авылдашларны очраштырды
«Татарстанда җәй» акциясе кысаларында июльнең матур бер көнендә Зур Нөркәй авылы халкы һәм кунаклары тарихи «Сабит» чишмәсе янында җыелды. Бу көн авыл өчен гади генә бәйрәм түгел, ә туган җиргә, табигатькә, ата-бабалар мирасына булган мәхәббәтнең чагылышы булды.
Әлеге чараны Зур Нөркәй авылы мәдәният йорты директоры Илһамия Кутусова оештырды. Аның тырышлыгы белән бәйрәм анда катнашучылар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Матур сүзләр, ихлас теләкләр белән бәйрәмне мәдәният йорты хезмәткәре Әлфия Шәрәфетдинова ачып җибәрде. Аннары Әминә Ситдыйкова барысын да «Сабит» чишмәсе янына чакырды.
– Балалар, – диде ул, – бу чишмә безгә борынгы бабаларыбыздан калган мирас. Аның суы – тере су. Ул безне саклый, без дә аны сакларга тиешбез.
Чишмә янында балалар бергәләп Әминә апаларының сүзләрен кабатладылар:
– Әй көмеш су, серле су,
Изге һәм пакь иткән су,
Йолдыз серен белгән су,
Дөньяны бар иткән су.
Галәмнәрнең бир көчен,
Акылыма сал зиһен,
Тәнем сихәт, күңелем шат,
Җаным сизгер, булсын ак!
Аннары һәр бала чишмәгә матур сүзләр әйтте: «Рәхмәт!», «Син бик татлы!», «Без сине яратабыз!», «Мәңге агып тор!» Бу мизгелләр бәйрәмнең иң тәэсирле өлеше булды.

Чараның икенче өлешендә балалар төрле осталык дәресләрендә катнаштылар. Гүзәл Хуҗина һәм Әлфия Шәрәфетдинова аларга өчпочмак пешерергә өйрәттеләр.
– Өчпочмакның өч почмагы — өч байлык: беренче почмак – икмәк (хуҗалык, мал-туар, ашлык), икенче почмагы – бала ( гаилә, нәсел, балалар) һәм өченче почмагы – туфрак (туган як, җир, Ватан), – дип аңлаттылар алар. – Һәр почмакны нык итеп ябыгыз, байлык качмасын!
Балалар камыр җәйделәр, эчлек салдылар, өчпочмаклар ясадылар. Кемнеңдер беренче өчпочмагы бераз кыеграк килеп чыкты, ләкин барысы да бик тырыштылар. Ясалган өчпочмакларны Ләйсән Салихова учакта табада пешереп тә барды.

Зөлфия Гыймранова балаларга макраме серләрен ачты. Төеннәр бәйләү – борынгы сәнгать. Һәр төен – бер теләк. Төрле ысуллар кулланып, балалар төрле төстәге җепләрдән беләзекләр бәйләделәр. Аларга әбиләр, әниләр дә кушылдылар.
Әминә Сыйтдикова исә хуш исле үләннәрдән панно һәм курчаклар ясарга өйрәтте. Мәтрүшкә, чамбыр, әрем, гөлбадран, меңьяфрак чәчәге – болар барысы да шифалы үләннәр. Балалар алардан матур композицияләр ясадылар.
Ә бу вакытта малайлар, кызлар учак яктылар, самавыр кайнаттылар. Гөлназ Хәкимова пешергән коймакларның тәмле исе бөтен тирә-юньгә таралды.
Өчпочмаклар пешеп чыккач, барысы да зур өстәл янына утырдылар. Һәр кунак үзе белән бүләк алып килгән иде: кемдер – карлыган кайнатмасы, кемдер – сөт, кемдер – пирог. Әлфия Шәрәфетдинова зур бәлеш белән сыйлады.
– Бәлешнең эче тулы булган кебек, күңелебез дә тулы булсын, – диде ул.
Чишмәне гөрләтеп, гармунчыбыз Фирдания Гәрәйхановага кушылып, «Зөбәрҗәт» халык фольклор төркеме җыр сузды. Җырчыларның тавышлары, чишмә тавышы белән кушылып, матур моң тудырды.

Ашап-эчкәч, бәйрәм дәвам итте. Җырлар, биюләр, уеннар башланды. «Йөзек салыш», «Алырмын кош, бирмәмен кош», «Миләүшә», һ. б. уеннарда барысы да теләп катнаштылар: балалар да, өлкәннәр дә бергә уйнады, көлде, шатланды.
Соңыннан Илһамия ханым һәркемгә рәхмәт белдерде:
– «Сабит» чишмәсе – безнең горурлыгыбыз. Әлеге бәйрәмне оештыручыларга, чишмәбезне төзекләндереп, чистартып, буяп торучыларга, чәчәк, агач утыртучыларга һәм бәйрәмгә килгән һәммәгезгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Чишмә безне берләштерә. Киләсе елда да шулай матур очрашулар насыйп итсен!
Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Кояш баеганда, барысы да чишмә янында фотосурәткә төште. Һәркемнең йөзендә елмаю, күңелендә җылылык иде.
– Бу көн минем өчен бик мөһим, – диде бер бала. – Мин чишмәне һәрвакыт саклармын.
Чыннан да, «Сабит» чишмәсе – Зур Нөркәй авылының йөрәге. Ул агып торган саен, авыл да яшәр, халык та бердәм булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев