САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабантуйда сәүдә итсәң, рөхсәтең булсын

Аерым кешегә рөхсәт юк Сабантуй сый-хөрмәтсез, сәүдәсез булмый. Тик, бәйрәмдә дә аның кагыйдәләре үтәлергә тиеш. "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлекчәсе начальнигы урынбасары Рамил Галиевның бу уңайдан әйтер сүзе бар: - Бу көнне халыкка хезмәт күрсәтүче юридик зат яки шәхси эшмәкәрләрнең үзләре белән салым инспекциясендә исәптә булулары турындагы таныклыклары булырга тиеш. Башкалар...

Аерым
кешегә рөхсәт юк
Сабантуй сый-хөрмәтсез, сәүдәсез булмый. Тик, бәйрәмдә дә аның кагыйдәләре үтәлергә тиеш. "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлекчәсе начальнигы урынбасары Рамил Галиевның бу уңайдан әйтер сүзе бар:
- Бу көнне халыкка хезмәт күрсәтүче юридик зат яки шәхси эшмәкәрләрнең үзләре белән салым инспекциясендә исәптә булулары турындагы таныклыклары булырга тиеш. Башкалар җәмәгать туклануы һәм сәүдә хезмәте күрсәтә алмыйлар, бу шашлык әзерләүгә дә кагыла. Сатучыларның махсус киемнәре, фамилия һәм инициаллары язылган күкрәк билгеләре, медицина кенәгәләре булырга тиеш. Сәүдә ноктасының күләгәләүче түбәсе, ярымфабрикат һәм әзер продукция өчен өстәлләре булу шарт. Ярымфабрикат өй шартларында түгел, ә җәмәгать туклануы предприятиесендә әзерләнгән булырга тиеш. Ит ветеринария күзәтүе уза. Тавык итен шампурда пешерү тыела, аны тәпәләп, барбекюда әзерләргә мөмкин. Тиз бозылучан продуктларны суыткычлар булган очракта гына сату рөхсәт ителә. Сәүдә тәмамлангач, үз артыгыздан җыештырып китү зарур.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X