Рөстәм Миңнеханов: «Безнең бурыч — Ватанны саклаучыларның батырлыкларына лаеклы булу»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Ул бу бәйрәмнең чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме булуын, ил бердәмлеген һәм Ватанга булган чиксез мәхәббәтне гәүдәләндерүен билгеләп үтте. Регион җитәкчесе үз мөрәҗәгатендә ил суверенитетын саклаучыларга һәм тарихи җиңү традицияләрен дәвам итүчеләргә тирән хөрмәтен белдерде.
Рөстәм Миңнеханов аерым рәхмәт сүзләрен Бөек Ватан сугышы ветераннарына юллады. Аларның какшамас рухы һәм фидакарьлеге бүгенге буын өчен төп әхлакый үрнәк булып кала, диде ул. Рәис билгеләп үткәнчә, бүген җиңүчеләр буыны эшен махсус хәрби операциядә катнашучылар лаеклы дәвам итә. Татарстан, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, сугышчыларга ышанычлы тыл булып тора һәм фронт өчен кирәкле барлык продукцияне җитештерә.
Тарихи хәтерне саклау һәм гражданнар бердәмлеген ныгыту максатыннан, Татарстанда 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Котлавының ахырында Рөстәм Миңнеханов барлык татарстанлыларга нык сәламәтлек һәм рух күтәренкелеге теләде. Ул бары тик бергә булганда гына барлык тышкы сынауларны җиңеп, республикабыз һәм илебезнең чәчәк атуын тәэмин итә алуыбызны искәртеп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев