Россиядә начар һава торышында такси бәяләрен чикләргә мөмкиннәр
Россия Транспорт министрлыгы һәм Федераль антимонополия хезмәте бураннар яки гадәттән тыш хәлләр вакытында такси бәяләре үсүне чикләү мәсьәләсен карый.
«Известия» газетасы язганча (бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә), сүз юл бәясенең база тарифина карата иң югары коэффициентын билгеләү турында бара. Антимонополия хезмәтендә аңлатуларынча, кайбер төбәкләрдә начар һава торышында бәяләр өч тапкырга һәм аннан да күбрәккә арта, бу исә пассажирлар өчен зур чыгымнар тудыра. Транспорт министрлыгы әлеге үзгәрешләрне Дәүләт Думасы профильле комитеты мәйданчыгында карарга әзер булуын белдерде.
Шул ук вакытта таксистлар һәм ташучылар бәяләр үсүен чыгымнар арту белән аңлата: юллардагы тыгыннар һәм катлаулы һава торышы аркасында заказны үтәү вакыты озая һәм ягулык күбрәк тотыла. Шул ук вакытта машина йөртүчеләр кисәтүенчә, тарифларны административ рәвештә чикләү ихтыяҗ зур булган вакытта машиналар җитмәүгә һәм такси көтү вакытының озаюына китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев