Роспотребнадзор: талпаннарга каршы прививка ясату вакыты җитте
Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе республика халкына талпан энцефалитына каршы вакцинацияне хәзердән үк башларга киңәш итә.
Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Белгеч ассызыклаганча, талпаннар активлаша торган сезон якынлаша, ә прививкадан соң иммунитет барлыкка килү өчен ике ай чамасы вакыт кирәк. Март ахыры — апрель башында башлана торган куркыныч чорга саклану чарасы булсын өчен, беренче вакцинаны февральдә үк ясату мөһим.
Вакцинация курсы берничә этаптан тора. Талпан энцефалиты буенча куркыныч (эндемик) территорияләрдә яшәүчеләргә яки анда барырга планлаштыручыларга прививка бушлай ясала. Бу инфекция бик куркыныч булып кала, ә вакцинация — авырудан саклануның бердәнбер ышанычлы ысулы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев