САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәт әйтә беләбезме?

.

Рәхмәт әйтә белү зур көчкә ия. Кемгә дә булса рәхмәтле булу кәефне күтәрә, стрессларны киметә. Рәхмәтле кешеләр азрак авырыйлар. Тәрбияле кеше рәхмәт әйтә белергә тиеш.
1965 елдан башлап, 21 сентябрь көнне Бөтендөнья рәхмәт әйтү көнен билгеләп үтә башлыйлар. Тарихка күз салсак, нәкъ шул көнне Берләшкән милләтләр оешмасының медитация төркеме директоры Шри Чинмой төштән соңгы аш вакытында төрле илләрнең югары даирә әһелләре һәм делегатлары алдында Рәхмәт әйтү көне булдыру тәкъдиме белән чыга. Аны башкалар да хуплыйлар һәм алкышларга күмәләр. Бу датаны һәркем үз илендә үткәрергә вәгъдә бирә.
Бөтендөнья рәхмәт әйтү көне - үзеңә һәм башкаларга рәхмәт әйтү өчен иң кулай көн. Башкаларга рәхмәтле булсак, бу дөньяда яхшылык та артыр, кешеләр дә бәхетлерәк булырлар иде. Күрсәтелгән хезмәт өчен рәхмәт кабул итү тагын да дәртләнеп эшләргә көч өсти, стимул бирә.
Әйдәгез, дуслар, бер-беребезгә карата рәхмәтле, мәрхәмәтле булыйк, бәхетебез артсын.

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев