Римма Ганиуллина: «Китап укучы балалар бар»
Ел саен октябрь аеның дүртенче дүшәмбесендә без мәктәп китапханәләре көнен билгеләп үтәбез.
Шул уңайдан бәйрәм алды көннәрендә Сарман гимназиясе педагог-китапханәчесе Ганиуллина Римма Ясир кызы белән очраштык һәм аның белән әңгәмә кордык. Аңа тукталуыбызның икенче җитди сәбәбе дә бар – аңа быел август киңәшмәсендә, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә керткән зур өлеше өчен, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» мактау билгесе тапшырылды. Ә өченче сәбәп безнең өчен аеруча мөһим: бүгенге көндә республикада 2026 елның I яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе бара һәм Римма Ясир кызы Сарман гимназиясе укытучылары арасында әлеге чараны уздыруда беренче ярдәмчебез булып тора. Ул безнең сорауларга да бик теләп җавап бирде.
– Моңа кадәр «педагог-китапханәче» дигән төшенчә белән очрашкан юк иде. Хәзер әллә барлык мәктәп китапханәчеләре дә шулай дип аталалармы?
– Юк. Бу исемне педагогик һәм китапханәче белемле, хезмәте буенча аттестация үтеп, билгеле бер категориягә ия булган китапханәчеләр йөртәләр.
– Сезнең хезмәт юлы укытучылыктан башланган, дип беләбез.
– Сарман урта мәктәбен тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга кердем. Аны бетергәч, башта туган авылым Иске Әлмәттә, аннан Рангазар авылында укыттым. 2011 елда Рангазар мәктәбе ябылды. Билгесезлектән дөньяларым караңгыланган көннәрдә Сарман гимназиясенең ул вакыттагы директоры Лилия Рәис кызы китапханәче урынын тәкъдим итте.
– Яңа эшкә кереп китү авыр булмадымы?
– Китапханәдә эшли башлагач, укытучылар да: «Кайсы авыррак: мөгаллим хезмәтеме яки китапханәчеме?» – дип сорыйлар иде. Әлбәттә, һәр эшнең үз авырлыгы бар. Ләкин укытучы хезмәте – иң авыр хезмәтләрнең берсе. Үземнең улларымны укыткан, гомумән, барлык укытучылар каршында да башымны иеп, рәхмәт әйтәсем килә минем. Чөнки мөгаллим үзе өчен генә түгел, балалар өчен дә җаваплы. Ә китапханәче үз эше өчен генә җавап бирә. Әмма соңгысының да четерекле яклары күп. Элеккерәк елларда мәктәп китапханәчесенең бик олы – җитмәгән дәреслекләр проблемасы бар иде. Һәрбер авыл мәктәбе саен китап җыеп йөргән чаклар да булды. Ә соңгы елларда алар җитә.
– Безгә, читтән караган кешегә, китапханәчеләр китап биреп кенә утыралар кебек тоела.
– Юк, әлбәттә. Мәсәлән, уку елы башлангач, беренче сыйныфка кергән балаларны китапханә белән таныштырам, кайда нинди китаплар урнаштырылганын аңлатам. 2 сыйныфларга сүзлекләр, аларның төрләре турында сөйлим, кирәк сүзне ничек табарга икәнлеген исләренә төшерәм. Зурраклар белән, төрле язучыларның юбилейларына багышлап, викториналар, кичәләр, төрле конкурслар үткәрәм, язучыларның иҗат юлы белән таныштырам, күргәзмәләр оештырам. Һәр бәйрәмне, һәр датаны билгеләп үтәбез. Балаларда китапка сак караш та тәрбияләргә тырышам. Уку елы ахырында дәреслекләрне тикшереп алам, сызмаганнармы, бозмаганнармы икәнлекләрен карыйм, билгеләр куям. Уку елы башында аларны тагын бер кат күздән кичерәм.
– Балалар китап укыйлармы, гомумән, укырга яраталармы?
– Башлангыч сыйныфларда бик теләп укыйлар. Алар төсле, рәсемле, эрерәк хәрефле китапларны яраталар. Балаларның хәреф танып, үзләре китап укый башлау кебек бәхетле мизгелләренең шаһиты да әле мин. Сөенә-сөенә, миңа да укып күрсәтәләр. Эчтәлекләрен сөйлиләр. Ә бала үскән саен, китап уку да кими. Аларны да аңлап була. Хәзер бит мәгълүмат чыганаклары күп, шуңа күрә, китапка игътибар кимү дигән әйбер дә бар. Шулай да укырга бик яратучы укучылар бар. 10 сыйныфтан Рания Миңнуллина, 9 Б сыйныфыннан Алинә Мөхәммәтдинова, 7 В классыннан Арсений Саватнеев – шундыйлардан. Аларны игътибарсыз калдырмаска тырышам, Яңа елда иң күп укучы баланы һәм сыйныфны билгеләп үтәм, бүләкләргә тырышам. Шунысы сөенечле: татар китапларына кытлык юк, ә русчалары азрак кайталар.
– Белүебезчә, сентябрь, октябрь айларында Сез «Китапка икенче гомер бүләк ит» дигән акция үткәрәсез.
– Әйе, без бу чараны бик яратабыз. Аның максаты – китапханәләрне дәреслекләр, фәнни-популяр, әдәби һәм белешмә китаплар белән тулыландыру. Әти-әниләр аңа битараф түгел. Китапханәгә үзләре сатып алган искиткеч матур китаплар бүләк итәләр. Соңгы өч елда әти-әниләрдән алар 503 данәдә кабул ителде. Илнар Шиһапов үзенең бик бай китапханәсен бүләк итте. Тәнзилә апа Ибраһимова да бик күп кирәкле һәм файдалы китаплар алып килде. Бик зур рәхмәт аларга.
– Сез төрле бәйгеләрдә катнашасыз һәм җиңүләр дә яулыйсыз.
– Бәйгеләрдә катнашу мәктәптә эшләүче һәрбер хезмәткәрнең бурычы кебек кабул ителә. Рангазарда эшләгәндә, «Иң яхшы класс җитәкчесе» дигән район конкурсында призлы урын алган идем. «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе», «Иң яхшы мәктәп китапханәсе» конкурсларында, республика һәм төбәкара фәнни–гамәли конференцияләрдә катнашам. Төрле елларда җиңүче һәм призлы урыннар алганым бар. Аеруча якташ язучыларыбыз, шагыйрьләребез иҗатына багышланган конференцияләрне яратам. «Сарман»нан да күп мәгълүмат алам. Шулай итеп, яраткан газетабыз җиңүләр яуларга да ярдәм итә.
– Сүз «Сарман»га кереп киткән икән, бу хакта сөйләшүне дәвам итик әле. Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе вакытында Сез безгә бик зур ярдәм күрсәтәсез, гимназия хезмәткәрләрен район газеталарына яздырырга ярдәм итәсез. Ә менә аларның Сезнең эшчәнлектә нинди әһәмияте бар, аларның Сезгә ярдәме тияме?
– Әлбәттә, «Сарман» – хезмәтемдә зур ярдәмчем. Районыбыз язучыларын бик хөрмәт итәм, аеруча Вәсимә Хәйруллинаны яратам. Аларга багышланган аерым почмагым бар. Һәркайсына махсус папка ачтым, район газетасында язучыларыбызга, башка күренекле кешеләребезгә багышлап бастырылган һәр язманы кисеп алып, шул папкаларга урнаштырып барам. Вәсимә апага багышланган кечкенә генә язмаларны да игътибарсыз калдырмыйм. Аның иҗаты буенча язылган чара сценарием «Мәгариф» журналында басылып чыккан иде. Миндә Әзһәр Габиди, Дамир Гарифуллин, Хатыйп Миңнегулов, Зиннәт Хәсәнов, Рәфкать Кәрами, Аяз Гыйләҗев, Гөлшат Зәйнашева һәм башкаларга багышланган папкалар да бар. Вәсимә Хәйруллинаның «Талчыбык» хикәясен бер генә китабында да күргәнем булмады, ә менә «Сарман»да ул басылды. Бик сөенеп, алып куйдым. Бу материаллар сыйныф сәгатьләре, презентацияләр үткәргәндә дә зур ярдәмлек булып торалар. Берәр сыйныфта бушрак вакыт килеп чыкса да, еш кына китапханәгә керәләр. Сөенә-сөенә кабул итәм, район язучылары турында сөйлим.
– Сезнең укытучы стажыгыз да шактый, инде китапханәдә эшли башлавыгызга да озакламый чирек гасыр була. Сезнең өчен укытучы белән китапханәче хезмәтенең аермасы бармы?
– Мин мәктәп эшен һәм укучыларны һәрвакыт яраттым. Минемчә, мөгаллим бала язмышында зур роль уйный. Быел Укытучы көненә бик күп еллар элек укыткан бер укучым: «Һәр уңышлы кеше артында аның сәләтен күрә алган укытучы тора», – дип язылган котлау җибәргән иде. Димәк, аның уңышлы шәхес булып өлгерүендә минем дә өлешем бар. 20 ел элек укыткан укучыларымнан чәчәк букетлары алу да күңелле. Онытмыйлар, рәхмәт аларга. Шулай ук китапханәче дә балаларны тәрбияләүдә зур роль уйный. Дәрестә бала ачылып бетмәскә дә мөмкин. Ә китапханәдә ул үзен иркенрәк мохиттә итеп хис итә. Китапханәчегә дә укытучы итеп түгел, «библиотека апасы» итеп карый. Шулай булгач, бала белән сөйләшкәндә, аның күңеленә үтеп кереп була. Әниләрнең рәхмәт әйткәннәре дә бар. Бер бала, минем белән сөйләшкәч, фикерен яхшы якка үзгәрткән булып чыкты. Шулай итеп, китапханәче балаларны әдәбият дөньясына гына алып кереп калмый, балалар язмышына йогынты да ясый, укытучы кебек үк, бала язмышын уңай якка юнәлтүче дә булып тора. Ә телебезне саклау? Галимнәребез бит: «Халыкны өч әйбер яшәтә: телебез, динебез һәм моңыбыз», – диләр. Шунысын да әйтәсем килә: кайда гына эшләсәм дә, эшләгән коллективым искиткеч яхшы булды. Хәзер дә тирә-юнемдә бары тик яхшы хезмәттәшләр, яхшы җитәкчеләр генә. Директорыбыз Ләйлә Рафис кызына сәламәтлек, сабырлык, җаваплы хезмәтендә уңышлар телим. Коллективның җиңүләре тагы да күбрәк булсын иде. Район мәктәпләре китапханәчеләре белән дә, дәреслекләр җитмәгәндә, китаплар алмашып, бер-беребезгә ярдәм итешеп эшлибез.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, киләсе елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясен дә әйбәт кенә башкарып чыгыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев