САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәт белән баш иябез

Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Хөрмәтле райондашлар! Дәһшәтле сугыш еллары инде еракта калса да, илебез халкының батырлыгы - безнең хәтерләрдә мәңгелек. Илебез бәйсезлеге кайгы, күз яше, күп югалтулар белән яулап алынды. Фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы кешелек дөньясын фашизмнан коткарды. Халкыбыз моңа кадәр тарихта булмаган батырлык үрнәкләре күрсәтте. Безнең бурыч -...

Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Хөрмәтле райондашлар!
Дәһшәтле сугыш еллары инде еракта калса да, илебез халкының батырлыгы - безнең хәтерләрдә мәңгелек. Илебез бәйсезлеге кайгы, күз яше, күп югалтулар белән яулап алынды. Фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы кешелек дөньясын фашизмнан коткарды. Халкыбыз моңа кадәр тарихта булмаган батырлык үрнәкләре күрсәтте. Безнең бурыч - балаларыбызга, оныкларыбызга данлы тарихыбызны белергә, хөрмәт итәргә өйрәтү. Бу утлы еллар киләчәк буыннар өчен коры фактлар гына булып калмасын иде!
Сугыш елларында Сарман халкы да ил өчен көрәшкә күтәрелде: 9 меңнән артык кеше, шул исәптән 150 хатын-кыз, Ватанны саклаучылар сафына басты. Сарман җиренең 7 меңгә якын ул һәм кызы яу кырында башын салды.
Сугышның утлы юлларын үтеп, илгә әйләнеп кайткан фронтовикларның күбесе инде арабызда юк. Бүген районда 74 Бөек Ватан сугышы ветераны, 23 сугыш инвалиды, ирләре сугыштан кайтмаган 321 тол хатын, 1110 тыл ветераны яши.
Сарманлылар зур югалтулар белән яулап алынган тыныч көннәрнең кадерен белә. Ветераннарның тормыш шартларын яхшырту буенча, шулай ук җитештерү тармакларында нәтиҗәле эш алып барыла. Язгы кыр эшләре уңышлы гына дәвам итә. Торак пунктларны чистарту икеайлыгында һәйкәлләрне, зиратларны төзекләндерү эшләре бара. Аларда, традиция буларак, ветераннар да актив катнаша.
Кадерле фронтовиклар! Тыл батырлары! Сез киләчәк буыннар өчен илебез азатлыгын саклап калдыгыз. Безгә тыныч һәм бәхетле тормыш бүләк иттегез. Гомерегезнең иң матур чорын - яшьлегегезне Ватан азатлыгы өчен көрәшеп үткәрдегез! Сугыштан соңгы елларда илне күтәрдегез. Бүген балаларыгыз, оныкларыгыз чиксез рәхмәт белән сезнең алда баш ия!
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Бөек бәйрәм белән тәбрик итәм. Тынычлык, сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев