САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ретромашиналар сугыш елларын искә төшерде

Ретромашиналар парадында, гадәттә, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда фронтка, тылга, авыл хуҗалыгына хезмәт иткән автомашиналар катнаша.

Аларны хәзерге көндә халык хуҗалыгының төрле тармакларында кулланыла торган машиналар тулыландыра. Ә район үзәгендә оештырылган парад 1959 елларда ук чыгарыла башлаган “Муравей” мотоцикллары йөреше белән башланды. Алар артыннан Минскида эшләнгән мотоцикллар үтте. Аграр көллият, халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге, электр челтәре компаниясе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, “ДОСААФ”, киноучреждение, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре, спорт оешмалары, “Нөркәй”, “Сарман”, “Җәлил” агрофирмалары, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге һәм башка оешмаларның машиналары да сугыш елларын искә төшерде. Парадка эшмәкәрләр Айдар Сапаров һәм Рамил Юнысов та өлеш керттеләр – сугыш елларын хәтерләткән техникалары белән чыктылар. Йөрештә катнашкан машиналар арасында “Газ-51”, “Газ-53, “Газ-69”, “Газ-66”, “Газ-67”, “УАЗ” кебек элекке еллар машиналары да бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев