Республикада бүген +11 градус җылы булачак, көнчыгышта явым-төшемнәр көтелә
Республикада бүген арктик һава тәэсире нәтиҗәсендә түбән температура фоны сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Республика территориясендә аязучан болытлы һава шартлары көтелә. Көнчыгыш районнарда җепшек кар һәм яңгыр явачак.
Көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 4–9 метр, көндез урыны белән 14 метрга кадәр көчәя. Казанда җилнең иң югары тизлеге 12 метр тәшкил итәчәк.
Иртән юлларның кайбер участокларында бозлавык сакланырга мөмкин.
Төнлә һава -4 градуска кадәр суына. Көндез термометрлар +6…+11 градус күрсәтәчәк, Казанда һава +9…+11 градуска кадәр җылыначак.
Районда да шундый ук һава торышы саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев