Республикада бәйрәм яллары алдыннан кыска эш атнасы башланды
Татарстанда изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан эш атнасы кыска булачак.
Быел Ураза бәйрәме 20 мартка туры килә. Бу көн республикада рәсми ял көне булып санала.
Шулай итеп, татарстанлылар атна ахырында өч көн рәттән (20, 21 һәм 22 мартта) ял итәчәк. Бәйрәм алдыннан, пәнҗешәмбе көнне (19 март), эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.
Исегезгә төшерәбез, быел Рамазан ае 19 февральдә башланды. Ураза бәйрәме — игелекле гамәлләр кылу, якыннарның хәлен белү вакыты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев