Республика бюджетының беренче кварталдагы кереме 147,4 млрд сум тәшкил итте
2026 елның беренче кварталында Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына 147,4 млрд сум акча кергән. Бу — еллык планның 22,2 проценты. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс һәм казначейлык органнарының өч айлык нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
Әмма былтыргы елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үз керемнәре 4,7 млрд сумга кимегән. «Хәл катлаулы, киеренке», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Төп сәбәп – табыш салымы түләүләренең узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда 13,6 млрд сумга кимүе.
Рәис салым органнарына һәм профиль министрлыкларга бу хәлне анализларга, республика предприятиеләренә федераль структуралардан ярдәм чаралары алуда булышырга кушты.
– Күренеш бик күңелсез. Ләкин төп бурыч – предприятиеләребезне, эш урыннарыбызны саклап калу һәм продукциябезне сату өчен базарлар табу, – дип өстәде ул.
Миңнеханов бюджетны тулыландыруның иң мөһим резервы салым бурычлары белән эшләү икәнен әйтте. 1 апрельгә бу бурыч 14,7 млрд сум тәшкил итә. Ул бурычларны киметү эшен дәвам итәргә кушты.
Рәис федераль акчаларны үзләштерүгә аерым игътибар бирде. «Беренче кварталда үзләштерү 17,2% тәшкил итте, федераль чаралар буенча – 16%. Милли проектларда катнашуга кагылышлы барлык документларыгызны фиксацияләгез, контрактлар һәм килешүләрне тиешле рәвештә рәсмиләштерегез. Федераль үзәк белән килешүләр параметрлары тулысынча үтәлергә тиеш, – дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук ул федераль финанслауның буш лимитлары барлыкка килгән очракта, Татарстанның объектларын һәм чараларын милли проектларга кертү буенча актив эш алып барырга кирәклеген өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев