Республика башкаласында елның беренче баласы туды
Республика клиник хастаханәсендә курантлар чыңы астында елның беренче баласы туды.
Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.
Ярты төн җитеп 1 минут үтүгә, ягъни 00.01 сәгатьтә республика клиник хастаханәсендә 3556 граммлы һәм буе 54 сантиметрлы малай туды. Бу - ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк елда туган беренче бала. Бәхетле гаилә Казан шәһәрендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев