Репетитор яллау мәктәпнең дәрәҗәсен күтәрерме? Киләсе елда “Бердәм Россия” партиясен нинди эшләр көтә?
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Яңа ел көнне ял итәме? Фәрит Мөхәммәтшинның оныгы кайсы фәннәрне яратып укый?
Кичә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге рәисе журналистлар белән очрашуда әлеге һәм башка сорауларга җавап бирде.
– Киләсе елда Татарстан Президентын сайлыйбыз. Бу – җаваплы һәм җитди эш. “Бердәм Россия” сәяси партиясе исеменнән Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итәчәкбез. Сайлауның гамәлдәге законнар нигезендә уңышлы узуын көтәбез. 2020 елда район һәм авыл җирлекләрендә дә сайлаулар булачак. Партиянең җирле бүлекчәләре белән җитди эшләр башкарылачак, – диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы елдагы кайбер вакыйгаларга тукталды.
– 2019 ел җиңел булмады. VI чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау алды кампаниясендә республиканың төрле районнарында булдык. Партия тәкъдим иткән проектлар илкүләм программага керде. Халык белән йөзләрчә мәртәбә очрашып сөйләштек. Бер-беребезне аңлау кирәк иде. Шөкер, бездә халык белән хакимият арасында элемтә бар. Шуңа да республикада яшәүчеләрнең фикерен тыңлап эшлибез. Быел 8 меңгә якын сорау килде. Пенсия яше үзгәрү, чүп реформасы – барысы да халыкта борчу уятты. Без бар үтенечне язып бардык, – диде ул. – “Безнең ишегалды” программасын гына алыйк. Республиканың район-авылларында да бу эшкә әкренләп тотыначаклар. Без хәзер район җитәкчеләреннән тәкъдимнәр көтәбез. Аларга хатлар җибәрелде. Киләсе елдан илкүләм проектлар да, партиянекеләр дә ныклап эшләп китәчәк.
Фәрит Мөхәммәтшин тел мәсьәләсенә дә, мәктәпләрдә укыту системасына да тукталды.
– Миңа Россиянең мәгърифәт министры Ольга Васильева белән дә очрашырга туры килде. Киләчәктә ФГОС программасына үзгәрешләр керәчәк. Бу очракта телләргә урын биреләчәк. Республикада күп телле мәктәпләр төзеп, без телне саклый алачакбыз, – диде ул. – Хәзерге укыту системасы бик катлаулы. Баланың буш вакыты юк. Әти-әниләр төнге 11гә кадәр дәрес хәзерләтә. Баласы начар укыса, репетитор яллыйлар. Янәсе, БДИ бирәсе бар. Әмма мәктәпләр 11 ел эчендә укучыга югары уку йортына керә алырлык белем бирергә тиеш. Репетитор яллау мәктәпнең дәрәҗәсен төшерә.
Фәрит Мөхәммәтшин бу урында оныгын мисал итеп күрсәтте:
– Бүгенге укыту системасында кирәкмәгән фәннәр дә бар. Мин моны оныгымнан чыгып әйтәм. “Миңа биология, математиканы яхшы белергә кирәк, калганнарыннан “өчле” булса да ярый”, – ди ул. Әле, репетиторсыз булмый дип, акча да сорый. Почтама да бу хакта хатлар килә. Безгә үзгәрергә кирәк. Репетиторны байлар яллап, аларның балалары “бишле”гә укый, акчасы җитмәгән кешеләрнеке “өчле”, “дүртле” алырга тиешме? Бу – дөрес түгел. Тигезсезлек килеп чыга. Шуңа да әлеге сорау мине бик борчый. Бар өмет – яңа стандартларда.
Журналистлар Фәрит Мөхәммәтшинның Яңа ел көнне эшләү-эшләмәве белән дә кызыксынды. Баксаң, ул ял итми, бәйрәм көнендә эшендә була икән. Елга нәтиҗәләр ясап бетерәсе бар, ди.
Фото: vatantat.ru
Чыганак: vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев