Районның медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
16 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне. Ул илдә СССР вакытыннан ук бәйрәм ителә.
Бу көнгә фәнни конференцияләр, семинарлар үткәрү планлаштырыла.
Әлеге дата белән бәйле кызыклы фактлар:
– борынгы греклар медицинада электр скатларын кулланганнар. Аларның катып калу китереп чыгара торган үзлеге операцияләр вакытында авыртуны басу ысулы булып хезмәт иткән;
– анализга канны күбрәк атсыз бармактан алалар. Чөнки ул башка бармакларга караганда, әзрәк эшли һәм аның тиресе юкарак була, шул рәвешле, аны тишкәндә авырту әзрәк сизелә;
– дөньяда иң киң таралган авыру булып теш кариесы тора;
– элек хирургларның осталыгына бәяне аларның халатларынаң буялуы дәрәҗәсеннән чыгып бирә торган булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев