Җәмгыять
Райондашыбыз Марсель Салихов – республикада икенче
27 январь көнне Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы судлары арасында чаңгыда узышу буенча традицион беренчелек булып үтте. Быел ул алтынчы тапкыр уздырылды.
Ярышларда барлыгы 212 чаңгычы, 33 команда - Татарстан Республикасының Югары, Арбитраж һәм Коснтитуцион, Идел буе округының арбитраж, район һәм шәһәр, шулай ук җәмәгать судлары судьялары һәм хезмәткәрләре катнашты....
27 январь көнне Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы судлары арасында чаңгыда узышу буенча традицион беренчелек булып үтте. Быел ул алтынчы тапкыр уздырылды.
Ярышларда барлыгы 212 чаңгычы, 33 команда - Татарстан Республикасының Югары, Арбитраж һәм Коснтитуцион, Идел буе округының арбитраж, район һәм шәһәр, шулай ук җәмәгать судлары судьялары һәм хезмәткәрләре катнашты. Беренчелектән Суд департаменты идарәсе, Юстиция министрлыгы, Россия хокук университетының Казан филиалы командалары да читтә калмады. Ә Сарман районы данын отставкадагы судья Марсель Салихов (икенче рәттә сулдан беренче) яклады. Ул судья ир-атлар арасында II урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев