САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз “Ел юристы” исеменә лаек булды

.

Агымдагы елның 4 декабрендә Казан Ратушасында дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Якташыбыз – Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов “Ел юристы” исеменә лаек булды. Аңа “Правосудие” номинациясендә җиңүе өчен премия тапшырылды.
Гади сала егетенең зур калада олы дәрәҗәгә ирешүе – сарманлылар өчен дә зур горурлык. Без райондашыбызны ихластан тәбриклибез һәм киләчәктә дә хезмәтендә уңышлар телибез.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев