Районда яхшы тормыш нигезе – көчле икътисад
Тормыш алып бару, хуҗалык итү нәтиҗәле булсын өчен, ил икътисадының да, сәяси шартларның да тотрыклылыгы кирәк. Ә без бүген, белгәнебезчә, икътисади кризис шартларында яшибез. Илләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең «салкынлыгы», безгә карата кулланылган санкцияләр тормыш дәрәҗәбезне какшатыр, дигән уй күпләрнең башына килгән булгандыр. Әмма, бернигә карамый, матур гына яшәвебезне дәвам итәбез. Алай...
Тормыш алып бару, хуҗалык итү нәтиҗәле булсын өчен, ил икътисадының да, сәяси шартларның да тотрыклылыгы кирәк. Ә без бүген, белгәнебезчә, икътисади кризис шартларында яшибез. Илләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең «салкынлыгы», безгә карата кулланылган санкцияләр тормыш дәрәҗәбезне какшатыр, дигән уй күпләрнең башына килгән булгандыр. Әмма, бернигә карамый, матур гына яшәвебезне дәвам итәбез. Алай гына да түгел, яңасын да төзибез, төзекләндерәбез дә, заманча технологияләрне көннән-көн күбрәк кулланабыз, читтән акчалар - инвестицияләр җәлеп итү дә уңышлы гына тормышка ашырыла.
Икътисади күрсәткечләре белән Татарстан үзен илнең тотрыклы үсүче, көндәшлеккә сәләтле регионы икәнлеген күрсәтте. Төрле кыенлыкларга карамастан, ул «Стратегия-2030» программасында куелган максатына бара. Ел ахырына кадәр республиканың тармаклар стратегиясе һәм икътисади зоналар стратегиясе эшләнеп бетәчәк. Безнең район Әлмәт икътисади зонасына керә һәм ул үзенең 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен кабул итте инде. Әлеге стратегиянең төп максаты - район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, инвестицияләр өчен кулай шартлар тудыру һәм уңайлы иҗтимагый мохит булдыру.
Татарстан тулаем региональ продукт күләме буенча Россия субъектлары арасында алтынчы урынны алып тора. Авыл хуҗалыгы сәнәгатенә инвестицияләр күләме буенча ул - дүртенче, төзелешкә инвестицияләр буенча - бишенче урында. Районның да республикада тоткан үз урыны бар. Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында без уналтынчы урында торабыз, былтыргы унсигезенче урыннан ике баскычка күтәрелдек. Район инвестицияләрне уңышлы гына җәлеп итеп, җитештерү потенциалын да, социаль мөмкинлекләрен дә киңәйтә. Бу - төзелеш эшләрен тизләтү, авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү, халыкка хезмәт күрсәтүне яхшырту, эш урыннарын арттыру, гомумән, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, дигән сүз.
- Республиканың да, районның да 2030 елга социаль-икътисади үсеш стратегиясендә төп урынны инвестицияләр алып тора, - ди район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Айдар Нариманов. - Районда узган елның беренче яртысында төп капиталга инвестицияләр күләме 2 миллиард 369 миллион 200 мең сум булса, быел шул чорда ул 2миллиард 783 миллион 890 мең сум тәшкил итте. Соңгы дүрт елда аларның гомуми күләме 16 миллиард 400 мең сумнан артып китте.
Районда «Агрокөч төркеме» җәмгыяте тарафыннан кертелгән инвестицияләр игътибарга лаек. «Җәлил» агрофирмасының баш икътисадчысы Ләйсирә Әхмәдишина әйтүенчә, быел җәмгыять тарафыннан 69 миллион 217 мең сумлык техника һәм җайланмалар алынган. Алардан берсе-берсе 7,67-5,3 миллион сум торган «К-744» тракторларын, 4 миллион 634 мең сумлык «Монопил» чәчкечләрен, 10,9 миллион сумлык үзйөрешле сиптергечне генә дә әйтеп китү җитәдер. Шулай ук турбокультиватор, үлән пресслагыч-җыйгычлар, төягечләр, таккычлар, терлекчелек фермасына азык тараткычлар алынган. «Нөркәй» агрофирмасында быел алынган техникаларга барлыгы 75 миллион сум тотылган. 17 миллион сумлык үзйөрешле "Versatile SX 275" сиптергечен, 16 миллион сумлык "СLASS XERION-4500" тракторларын сатып алу агрофирманың үз көченнән генә килмәс тә иде, бәлки. "Сарман" агрофирмасында да инвесторлар тарафыннан 64,6 миллион сумлык техникалар алынган.
Инвесторлар белән уңышлы эшләүнең тагын бер үрнәге - Сарман аграр көллияте. Биредәге агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләүче ресурс үзәгендә "Чаллы-Бройлер" җәмгыяте тарафыннан 2,5 миллион сумлык кошчылык кабинеты җиһазланды (1 биттә рәсемдә). Биредә әлеге предприятие өчен дуаль укыту алымы белән терлекчелек мастерлары, зоотехния осталары әзерләнәчәк. Хәзерге вакытта бу төркемнәргә студентлар кабул итү өчен документлар әзерләнә.
Район икътисадын көчәйтүдә инвестицияләрнең әһәмиятен аңлаган хәлдә, район җитәкчелеге аларны җәлеп итүгә игътибарны арттыра гына бара. Ә көчле икътисад - ул безнең әйбәт яшәвебез нигезе.
Динар Шакиров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев