Районда яңа җитәкче билгеләнде
Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы 1963 елның 12 мартында Сарман авылында туган. 1985 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, ул инженер-механик белгечлеге ала. Бер ел Карамалыдагы 5нче механикалаштырылган колоннада инженер-геодизист булып эшләгәч, армия сафларына алына. Аннан кайткач, хезмәт юлын Сарманда механикалаштырылган мелиорация оешмасында баш инженер булып дәвам итә. Фәрит Мөнәвир улы...
Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы 1963 елның 12 мартында Сарман авылында туган. 1985 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, ул инженер-механик белгечлеге ала. Бер ел Карамалыдагы 5нче механикалаштырылган колоннада инженер-геодизист булып эшләгәч, армия сафларына алына. Аннан кайткач, хезмәт юлын Сарманда механикалаштырылган мелиорация оешмасында баш инженер булып дәвам итә. Фәрит Мөнәвир улы төрле елларда "Петровская" агрофирмасының "Первомайский" совхозын, Сарман районының "8 Март", Муса Җәлил исемендәге хуҗалыкларын җитәкли. 2003 елда ул "Татарстан сөте" филиалы - Сарман сөт заводы директоры итеп билгеләнә. 2005-2007 елларда "Сарман" агрофирмасының башкаручы директоры булып эшли. 2007 елдан Фәрит Хөснуллин район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкләде. 2014 елның 18 ноябрендә ул район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде. Муниципаль район Советының 19 ноябрьдә узган чираттан тыш утырышында Фәрит Хөснуллинга Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасы йөкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев