САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Районда туберкулезга каршы унбишкөнлек бара

24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Шушы уңайдан, районда 20 марттан 15 апрельгә кадәр бу авыруга каршы төрле чаралар үткәрелә.

Саннардан күренгәнчә, җир шарында ел саен 6-8 миллион кешедә туберкулез авыруы ачыклана. Шулар арасыннан 1,5-2 миллионының гомере өзелә. Табиблар бу авыру хакында нәрсә диләр? Ул ни дәрәҗәдә куркыныч һәм ул ничек йога? Без бу сораулар белән табиб-фтизиатр Фәрит Шәңгәрәевкә мөрәҗәгать иттек.
- Чыннан да, туберкулез булган, бар һәм булачак. Ул кешелек дөньясын дистәләгән гасырлар буена озатып бара һәм аның хакында, иң куркыныч, йогышлы һәм авыр узучы авыруларның беренчесе, дисәк тә хата булмас. Аның таякчыклары бөтен органнарны да – бөер, бавыр, умыртка баганасы, баш мие һәм башкаларны зарарларга мөмкин. Тик чәч һәм тырнакларда гына туберкулез авыруы булуы галимнәр тарафыннан ачыкланмаган.
Туберкулез таякчыклары берничә төргә бүленә: кешене зарарлый торган (человечий тип) һәм үгез төре. Соңгысы күп очракта мөгезле эре терлекләрне – сыер, үгез һәм башка йорт хайваннарын, кыргый җәнлекләрне һәм кошларны зарарлый.
Йогышлылыгы буенча иң куркынычы – үпкә туберкулезы. Ни өчен, дигәндә, туберкулез белән авыру кеше ютәлләгәндә, какрык чәчрәгәндә, андагы миллионлаган, хәтта миллиардлаган туберкулез таякчыклары һавага эләгә һәм кеше сулаганда, ул таякчыклар кешенең тын юллары аша үпкәсенә эләгеп, авыру китереп чыгарырга мөмкиннәр. Шуны да әйтергә кирәк, туберкулездан соң, башка йогышлы авырулардан аермалы буларак, көчле иммунитет барлыкка килми. Табиблар телендә ул “нестерильный иммунитет” дип атала. Шуңа күрә бер тапкыр туберкулез белән авырып терелгән кеше кабат авырырга мөмкин, хәтта берничә тапкыр.
Туберкулез авыруы башланып китүгә берничә фактор этәргеч бирә ала: тумыштан килгән түбән иммунитет, тиешенчә тукланмау, еш салкын тию, бигрәк тә бронхиаль астма, хроник бронхит, 1 һәм 2 төр шикәр авыруы, даими стрес хәлендә булу, аракы, тәмәке һәм наркотиклар куллану һәм башкалар.
Кеше организмында туберкулез таякчыклары вакытында ачыкланмаса һәм дөрес дәваланмаса, алар үзгәрәләр һәм алар арасында даруларга бирешми торган популяция барлыкка килә. Андый туберкулезны дәвалау икътисадый яктан да, медицина ягыннан да берничә тапкыр күбрәк вакыт, түземлек һәм чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә 15 яше тулган яшүсмерләрдән башлап һәркем даими рәвештә флюорография үтеп торырга тиеш. Вакытында флюорография үтеп тору туберкулездан тыш авыр үпкә авыруларын да үз вакытында - башлангыч чорында ук ачыкларга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, үпкәдә рак яки яман шеш авыруы булса. Шуны ассызыклап әйтергә кирәк: туберкулез авыруы вакытында ачыкланса, аны ахыргача дәвалап була. Тик бу авырудан да, аның якын туганнарыннан, табиб һәм шәфкать туташларыннан да сабырлык таләп итә.
2021 елда районда 9 авыру ачыкланды. 1 кеше күченеп китте, 1 кешенең тагын бер куркыныч авыруы булып, ул шуннан вафат булды. 6 кеше, ахыргача дәваланып бетеп, учеттан төшерелде. Бүгенге көндә 11 авыру учетта тора. Аларның барысы да дәваланалар, 2 се – җенес органнары туберкулезыннан. Сүз ахырында шуны да әйтәсе килә: бу авыруны үз белдегең белән дәвалап булмый, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, һавада йөрү, вакытында һәм дөрес туклану, күңел тынычлыгы – сәламәтлекнең нигезе. Туберкулез куркынычы турында һәрвакыт истә тотыйк. Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев