Районда кар катламы уртача 36-40 сантиметр тәшкил итә
Һәр ел фасылының үз рәхәтлекләре, үз мәшәкатьләре бар. Бер яктан, кул кушырып утырырга гадәтләнмәгән кешеләр өчен ул мәшәкатьле эшләрне башкарып чыгу үзе үк рәхәтлек кенә бирә. Менә хәзер - кыш көнендә, мәсәлән, ишегалдыңа чыгып, кар көрәп керү саф һава сулау да була, хәрәкәтләнү дә. Тик ул карны зур күләмдәге мәйданнардан...
Һәр ел фасылының үз рәхәтлекләре, үз мәшәкатьләре бар. Бер яктан, кул кушырып утырырга гадәтләнмәгән кешеләр өчен ул мәшәкатьле эшләрне башкарып чыгу үзе үк рәхәтлек кенә бирә. Менә хәзер - кыш көнендә, мәсәлән, ишегалдыңа чыгып, кар көрәп керү саф һава сулау да була, хәрәкәтләнү дә.
Тик ул карны зур күләмдәге мәйданнардан җыештыру күпвакыт проблемага әйләнә дә куя шул. Соңгы көннәрдә ишеп яуган кар юлларны күмеп, автомобильчеләргә дә, җәяүлеләргә дә уңайсызлыклар тудырды. Гомумән, быел кар узган еллардагыдан күбрәк яуды. Авылларда, бистәдә һәм район үзәгендә юлларның кардан ачылуына карата халыкта төрле фикер туа, әлбәттә. Кемнәрдер, ачып торалар бит юлларны, дигәндә, икенче берәүләр, бу юлларны кайчан ачарлар микән, җаваплы оешмалар ни карый, дигән сораулар яудыра. Әле берәү "Без үзебез режиссер" рубрикасына "Миләүшә" кибете янындагы тротуар рәсемен дә юллаган.
Сүз дә юк, һәр эшнең нечкәлеген аны башкаручы үзе генә белә. Менә Сарман урамнарын кардан кем, кайчан, ничек чистартырга тиешлеген әйтеп бирә алучылар күпме икән? Аны трактор көнгә ничәдер мәртәбә эттереп китәргә тиеш, дип уйлаучылар да бардыр. Кар яумаганда да, эттереп йөргән трактор күреп, аптыраучылар да (бу колея хасил булмасын өчен эшләнә) бар. Мәсьәләнең бераз эченә кереп карасак, бары да аңлашыла. Сарманда кышын юлларны чистартуны, авыл җирлеге башкарма комитеты белән төзелгән килешү нигезендә, «Благоустройство» җәмгыяте башкара.
- Сарман эчендә 55 километр озынлыкта машина юллары һәм 14 километр тротуарлар бар, - ди авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәсәнов. - Кар явып үтүгә, кар чистарту техникасы эшкә керешергә тиеш. Безнең «Благоустройство» җәмгыяте белән төзегән килешү шартлары үтәлә. Шунысы гына бар, без анда, әйтик, Минзәлә елгасы аша күпернең җәяүлеләр сукмагын көн саен чистартуны берничек тә кертә алмыйбыз. Юл чистарту - бюджетка бик кыйммәткә төшә торган эш. Башкалары турында да онытмаска кирәк бит. Оешма-учреждениеләргә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булабыз. Паркларны чистартабыз, алда әйтеп киткән күпернең җәяүлеләр юлын да шулай чистарттык (сүз уңаеннан, күпернең озынлыгы - 60 метр). Безнең хәлгә кереп, ярдәмгә килгән һәркемгә рәхмәтебез зур. Әле менә авыл эченнән карны чыгаруда ярдәм сорап, «Агрокөч төркеме» җәмгыятенә мөрәҗәгать иттек.
Халык кайчак, кар күп булу сәбәпле, кибетләр тирәләрендә, күпкатлы йортларның ишегалларындагы уңайсызлыктан зарлана. Кибет яннарының чисталыгы өчен - кибетләр хуҗалары, ә ишегаллары өчен торак милекчеләре ширкәтләре җаваплы. Тик моны кем генә белә, һәм, билгеле инде, дәгъва тагын авыл җирлегенә белдерелә.
Күпернең җәяүлеләр сукмагын чистартуга килгәндә, моңа кадәр ул «Благоустройство» җәмгыяте белән төзелгән килешүгә кертелмәгән булган. Быел исә килешүдә ул пункт та, кар чыгару да исәпкә алынган. Җәмгыятьтә әйтүләренчә, биредә кар чистартуга көйләнгән ике - «Т-150», ике «МТЗ-82» , бер «Амкодор» тракторы бар.
Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көндә районда кар катламы уртача 36-40 сантиметр тәшкил итә. Былтыр ул кыш ахырында да иң калын урыннарда да 20 сантиметрдан артмаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев