САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда да Шахмат федерациясе кирәк

27 нче ноябрь-8 нче декабрь көннәрендә Казанда шахмат буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Россия суперфиналы үткәрелде. Анда илнең иң көчле шахматчылары катнашты. Ә 3 нче декабрьдә Татарстан Республикасының иң көчле яшь шахматчылары өчен шахмат турниры оештырылды. Аңа Россиянең күренекле гроссмейстеры Сергей Рублевский белән уен сеансы да кертелде. Республиканың Шахмат федерациясе,...

27 нче ноябрь-8 нче декабрь көннәрендә Казанда шахмат буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Россия суперфиналы үткәрелде. Анда илнең иң көчле шахматчылары катнашты. Ә 3 нче декабрьдә Татарстан Республикасының иң көчле яшь шахматчылары өчен шахмат турниры оештырылды. Аңа Россиянең күренекле гроссмейстеры Сергей Рублевский белән уен сеансы да кертелде.

Республиканың Шахмат федерациясе, бу турнирга районның иң көчле шахматчысы - Җәлил икенче мәктәбенең 8 нче класс укучысы Рената Сөләйманованы җибәрүләрен сорап, район башлыгы вазифаларын башкаручы Фәрит Хөснуллин исеменә хат җибәрде. Фәрит Мөнәвир улы ярдәме белән Рената бу ярышларда катнаша алды.

Турнир "Әкият" татар дәүләт курчак театры бинасында үтте. Уеннардан соң Сергей Рублевский Рнатаның уеннарын анализлады, хаталарны күрсәтте, аның сәләтле шахматчы икәнлеген, Р.Нәҗметдинов исемендәге Олимпия резервларының махсус үзәк балалар һәм яшүсмерләр шахмат мәктәбендә шөгыльләнсә яхшы булачагын билгеләп үтте. Аның ярдәме белән районда киләчәктә шахмат буенча җыелма команда төзелү күздә тотыла.

Россия Шахмат федерациясе идарәсе рәисе Михаил Глуховский Ренатага Почет грамотасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Рената - Җәлил технологик транспорт идарәсендә хезмәт куйган, хәзер лаеклы ялда булган Миңнегәрәй Сөләймановның оныгы. Идарә начальнигы Рамил Нургалиев та аңа һәрвакыт ярдәм кулын суза.

Районда игелекле кешеләр аз түгел. Без алардан районда Шахмат федерациясе төзүдә теләктәшлек итүләрен сорыйбыз. Белешмәләр өчен телефон: 8-9053715462.

Рамил Талибуллин, шахмат буенча тренер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев