САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Районда бәйрәм төнендә имгәнүчеләр күп булмаган

Районда бәйрәм төнендә үзәк хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр күп тә түгел, аз да түгел - гадәттәгечә булган. Бер кеше туңган, моның өстенә табиблар аңа карата, сөремле газ белән агуланган, дигән шик тә белдерәләр. Бер ханымның, егылып, башы, баш арты җәрәхәтләнгән. Бер кеше кайнар су белән бераз кулын пешергән....

Районда бәйрәм төнендә үзәк хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр күп тә түгел, аз да түгел - гадәттәгечә булган. Бер кеше туңган, моның өстенә табиблар аңа карата, сөремле газ белән агуланган, дигән шик тә белдерәләр. Бер ханымның, егылып, башы, баш арты җәрәхәтләнгән. Бер кеше кайнар су белән бераз кулын пешергән. Өлкән яшьтәге бер кешене авыр хәлдә китергәннәр. Ачыкланганча, инсульттан ул вафат булган. Әлеге мәгълүматлар район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев