САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда ана капиталын файдаланучылар өчен үзгәрешләр кертелде

Россия Федерациясе Дәүләте карары нигезендә ана капиталын баланың укуына файдалану өлешенә үзгәрешләр керде. Бу сумманы уку йортларының дәүләт аккредитацияләре булган уку программаларына да тотарга була. Моңынчы ана капиталы суммасын уку йортының узенең аккредитациясе булса гына кулланып була иде. Бала укыган белгечлек буенча аккредитацияләнүне раслаучы программалар исемлеген Россия Пенсия фондының www.pfrrf.ru...

Россия Федерациясе Дәүләте карары нигезендә ана капиталын баланың укуына файдалану өлешенә үзгәрешләр керде. Бу сумманы уку йортларының дәүләт аккредитацияләре булган уку программаларына да тотарга була. Моңынчы ана капиталы суммасын уку йортының узенең аккредитациясе булса гына кулланып була иде. Бала укыган белгечлек буенча аккредитацияләнүне раслаучы программалар исемлеген Россия Пенсия фондының www.pfrrf.ru сайтында табарга мөмкин.

Шулай ук балалар бакчаларында балаларны тәрбияләү өчен тотыла торган өлешкә дә үзгәрешләр керде. Хәзер ана капиталы суммасын килешү нигезендә бары тик баланы бакчада асрау, карау өчен генә файдаланырга мөмкин. Ана капиталын түләүле өстәмә белем бирү хезмәтләренә, мәсәлән төрле түгәрәкләргә файдаланырга ярамый.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталын башка өлкәдә дә файдаланырга мөмкин:

- торак шартларын яхшыртуга, шуның эченнән кредит һәм аның процентларын түләргә, торак сатып алу һәм төзү өчен алынган займны түләргә;

- ананың булачак пенсиясенең тупланма өлешенә күчерергә.

Татарстанда ана капиталы сертификаты алган гаиләләр 165 меңгә якынлашып килсә, район буенча -1721 гаилә.

Закон буенча 2016 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча туган балалар өчен генә ана капиталына сертификат бирелә. Ә сертификат алу һәм куллану вакыты закон белән чикләнмәгән.

"Ана капиталына хокуклары булганнарга аны кулланырга ашыкмасалар да була. Бу сумма ел саен индексацияләнә. 2007 елда ул 250 мең булса, 2014 елда 430 мең сумга җитә язды", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Пенсия фонды булекчәсе идарәчесе Марсель Имамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев