Районда 22 кеше үпкә туберкулезы авыруы белән исәптә тора
24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш, ягъни ак ромашка көне. Ул нинди авыру һәм аның белән ничек көрәшергә? Район үзәк хастаханәсе табиб-фтизиатры Фәрит Шәңгәрәев белән бүгенге әңгәмәбез - шул хакта. - Фәрит Габдуллович, нәрсә ул туберкулез һәм ул ниндирәк авыру? - Туберкулез - йогышлы авыру. Аны туберкулез таякчыклары китереп...
24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш, ягъни ак ромашка көне. Ул нинди авыру һәм аның белән ничек көрәшергә? Район үзәк хастаханәсе табиб-фтизиатры Фәрит Шәңгәрәев белән бүгенге әңгәмәбез - шул хакта.
- Фәрит Габдуллович, нәрсә ул туберкулез һәм ул ниндирәк авыру?
- Туберкулез - йогышлы авыру. Аны туберкулез таякчыклары китереп чыгара. Туберкулез барлык эчке әгъзаларда, сөякләрдә, хәтта күзләрдә дә булырга мөмкин. Ә иң еш таралган һәм иң куркыныч төре - үпкә туберкулезы. Ни өчен дигәндә, үпкәдә туберкулез булган очракта, аны китереп чыгаручы таякчыклар - туберкулез микобактерияләре - ютәлләгәндә, какрык килгәндә, һавага эләгә һәм әлеге һаваны сулаган кешеләргә үпкә туберкулезы йогарга мөмкин.
- Аның үзенә генә хас билгеләре бармы?
- Кызганычка каршы, юк. Кеше үзендә авыру булганын башлангыч вакытында белми калырга да мөмкин. Мәсәлән, коры ютәл яисә какрык килгән очракта да, зур булмаган температура (37,1-37,5 градус тирәсе), ябыгу, тиз ару, тирләү кебек билгеләр туберкулезга гына түгел, башка авыруларга (ОРВИ, ОРЗ, грипп һ.б.) да хас булырга мөмкин.
- Үпкә туберкулезы башланганны ничек белеп була?
- Моның өчен үз вакытында флюорография үтеп торырга кирәк. Бу таләп "Туберкулезга каршы көрәш һәм туберкулезны туктату" турындагы 77 нче санлы Федераль Закон тарафыннан куелган. Ундүрт яше тулган һәр кеше профилактик флюорография үтәргә тиеш. Үз вакытында флюорография үткәндә, туберкулез гына түгел, үпкәдәге башка авырулар да ачыклана. Шуларның иң куркынычы һәм еш була торганы - үпкә яман шеше. Һәр кешенең флюорографиясен ике табиб-рентгенолог укый. Анда үзгәрешләр табылган кешеләр кабат тикшерелә.
- Сезнеңчә, кемнәргә флюорографияне ешрак үтәргә кирәк?
- Бу, беренче чиратта, еш салкын тидерүчеләргә (бронхиаль астма), шикәр чире, ашказаны һәм уникеилле эчәк авыруы белән интегүчеләргә, нерв һәм психик авырулары булганнарга, аракы белән күп шаяручыларга, наркотиклар кулланучыларга, ВИЧ инфекция белән исәптә торучыларга кагыла. Боларның кайберләре - елга бер тапкыр, кайберләре һәр 6 ай саен флюорография үтәргә тиеш.
- Безнең районда үпкә туберкулезы белән авыручылар бармы?
- Бүгенге көндә 22 авыру исәптә тора. Узган ел - 14, быелга чыккач, 6 авыру ачыкланды. Кызганычка каршы, алты авыруның берсе - 5 айлык сабый бала. Ул бүгенге көндә республика дәүләт туберкулезга каршы көрәш диспансерында балалар бүлегендә дәвалана. Баланың әнисе дә үпкә туберкулезы бүлегендә дәвалану үтә. Алты авыруда - актив бацилляр туберкулез, ягъни алар әйләнә-тирәдәгеләр өчен аеруча куркыныч. Узган ел туберкулездан 3 кеше вафат булды.
- Балалар, дигәннән, яңа туган сабыйларга, бакча яшендәге балаларга туберкулез йокмасын өчен, нинди саклык чаралары күрергә кирәк?
- Югарыда әйткәнемчә, өлкәннәр даими тикшерелеп торырга тиешләр. Ә йөкле хатын-кызлар, хатын-кызлар консультациясендә теркәлү үткәндә, үзләре генә түгел, булачак әти-әниләрнең ике яклап та туганнары, әби-бабалары, еш аралаша торган танышлары да флюорография үткән булырга тиешләр. Бу срок 6 айдан да артык булырга тиеш түгел. Әйтик, йөкле хатын-кыз исәпкә басканда, иренең, якыннарының флюорография үткәненә 6 айдан артык вакыт үткән икән, алар чираттан тыш флюорография үтәргә тиешләр.
- Авыруны дәвалау озакка сузыламы? Ачык формадагы туберкулез булган авырулар белән аралашкан кешеләргә нишләргә?
- Андый авыру белән аралашкан очракта, иң элек чираттан тыш флюорография үтәргә, туберкулез пробалары (кан, сидек, какрык анализлары) бирергә кирәк. Анализлар шикле булган очракта 2 айдан 3 айга кадәр дарулар эчәргә тәкъдим ителә. Әлеге авыруларны үзәк табиблар комиссиясе (ЦВК), туберкулезга каршы көрәш диспансеры исәпкә ала. Авырулар 1 елдан 2 елга кадәр дәваланалар.
Авыруны исәптән төшерү турындагы карарны да шул ук табиблар комиссиясе кабул итә. Исәптән төшкән кеше, үпкә туберкулезы кабат башланмасын өчен, 1 елдан 3 елга кадәр тикшерелеп торырга тиеш.
- Туберкулездан тулысынча дәваланып буламы?
- Әйе. Тик авыруның башлангыч чорында ук ачыклануы кирәк. Чөнки иртә срокта ачыкланган туберкулез дәвалануга тизрәк бирелә. Түземлек һәм даруларны вакытында кабул итү сорала. Гомумән, авыруның агымы, ахыры авыруның үзенә дә, организмның иммунитетына да бәйле. Диабет, силикоз, җәрәхәт, хроник алкоголизм, наркотиклар кабул иткәндә, стресслар, СПИД булганда, авыру кабатланырга да мөмкин. Ә инде сәламәт яшәү рәвеше алып бару, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, тугач БЦЖ-вакцинация һәм 6-7 яшьтә ревакцинация үткәрү, даими тикшерелеп тору туберкулезны кисәтүнең нәтиҗәле чаралары булып тора. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!
Әңгәмәдәш - Зөлфия Шәрипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев