Районда 18 кеше туберкулез авыруы белән исәптә тора
24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Аның символы - ак ромашка. Шулай итеп, бу көн илебездә һәм республикада "Ак ромашкалар көне" буларак билгеләп үтелә. Бүгенге әңгәмәбез - табиб-фтизиатр Фәрит Шәңгәрәев белән. - Билгеле булганча, туберкулез - иң куркыныч йогышлы авыруларның берсе. Аның хакында тулырак сөйләп үтсәгез иде. -...
24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Аның символы - ак ромашка. Шулай итеп, бу көн илебездә һәм республикада "Ак ромашкалар көне" буларак билгеләп үтелә. Бүгенге әңгәмәбез - табиб-фтизиатр Фәрит Шәңгәрәев белән.
- Билгеле булганча, туберкулез - иң куркыныч йогышлы авыруларның берсе. Аның хакында тулырак сөйләп үтсәгез иде.
- Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда ел саен аннан миллионнарча кеше үлә. Бу авыруны туберкулез (кох) таякчыклары китереп чыгара. Ул бөтен эчке органнарны, хәтта күзләрне, сөякләрне, умыртка баганасын зарарлый. Әмма иң еш очрый торганы һәм кешеләр өчен иң куркынычы - үпкә туберкулезы. Икенче урында - умыртка баганасы һәм сөякләр, өченче урында - бәвел юллары, бөерләр туберкулезы.
- Йогучанлыгы буенча иң куркынычы кайсы?
- Үпкә һәм бронхлар, үпкә эчендәге лимфатик төенчекләр туберкулезы. Халыкта мондый авыруны "ачык туберкулез" дип йөртәләр. Туберкулез белән авыручы кеше ютәлләгәндә, какырганда, туберкулез таякчыклары һавага эләгә. Ул таякчыклар күләме буенча бик күп - миллиардлаган булырга мөмкин. Аннан соң тагын бер үзенчәлек күзәтелә - соңгы елларда авыру кешедә булган кох таякчыкларының туберкулезны дәвалау өчен кулланыла торган даруларга каршы саклану чарасы барлыкка килде. Нәтиҗәдә ул дарулар бу таякчыкларны үтерми, киресенчә, алар күбрәк үсәләр. Табиблар бу чирне "күп даруларга бирешмәүче туберкулез" (МЛУ) дип атыйлар.
- Үпкә туберкулезының үзенә генә хас үзенчәлекләре бармы?
- Кызганычка каршы, юк. Авыру кеше үзендә булган туберкулез турында белмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, коры ютәл яисә какырык килү, зур булмаган температура - 37,1-37,5 градус тирәсе, ябыгу, тиз ару, тирләү, начар йоклау туберкулезга гына түгел, башка авыруларга да хас. Мәсәлән, ОРВИ, грипп, ОРЗ һәм башкаларга. Шуңа күрә туберкулезны вакытында ачыклап, тизрәк дәвалый башлар өчен, үз вакытында флюорография яки рентгенография үтеп торырга кирәк. Шунысын да әйтергә кирәк, югарыда телгә алынган тикшеренүләр иң куркыныч авыруларның берсе - үпкәдә була торган яман шеш авыруын да башлангыч чорында ук ачыкларга ярдәм итә.
- Халык арасында "флюорография сәламәтлек өчен зыянлы" дигән сүзләр йөри.
- Болар - чынбарлыкка туры килми торган сүзләр. Хәзерге көндә бөтен рентген-диагностик, флюорография аппаратлары аз дозалы, сәламәтлеккә берничек тә зыян китерә алмый. Бу уңайдан түбәндәге чагыштыруны китерәсем килә. Апрель, май айларында кояштан килгән нурларның радиациясе бу аппаратларныкыннан берничә тапкыр көчлерәк.
- Әгәр дә флюорография үткәннән соң үпкәдә берәр төрле үзгәреш табылса?
- Вакытында ачыкланган чирне дәвалау да тизрәк, нәтиҗәсе дә яхшырак була. Шикәр чире, бронхиаль астма, ашказаны һәм уникеилле эчәк авырулары булган кешеләр флюорография үтүгә аеруча игътибарлы булырга тиешләр. Ә инде психик-нерв авырулары белән интегүчеләр, аракы белән күп шаяручылар, наркотиклар кулланучылар, ВИЧ-инфекция белән исәптә торучылар, төрмәдән кайтучылар флюорографияне һәр алты ай саен үтәргә тиешләр.
- Туберкулезны җиңәргә мөмкинме?
- Авыру вакытында ачыкланып дәвалый башланса, күп очракта аны җиңәргә мөмкин. Иң яхшысы - алдан ук саклык чараларын күрү. Беренчедән, вакытында флюорография үтеп торырга. Икенчедән, туберкулезга охшаган шикле билгеләр булса, үз белдегең белән дәваланмаска, табибка мөрәҗәгать итәргә. Өченчедән, табиб билгеләгән даруларны вакытында һәм иң мөһиме түземлек белән төгәл һәм дозасын киметмичә кабул итәргә. Туберкулезны кисәтү һәм дәвалауда туклану да мөһим роль уйный. Рационда аксымлы, углеводлы ризыклар, яшелчә, җиләк-җимеш, май булырга тиеш. Каты ютәлләгән кешедән ераграк булырга тырышыгыз. Ел саен флюорография үтегез. Иммунитетыгызны ныгытыгыз: күбрәк саф һавада булыгыз, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнегез.
Миләүшә Закирова, балалар табибы-фтизиатры:
- Балаларның туберкулез белән авыручанлыгы - зурлар авыручанлыгының чагылышы. Балаларда бу авыруларны булдырмау өчен, түбәндәге чараларны үтәргә кирәк: яңа туган һәм 6 яшьлек балаларга вакцинация үткәрү, 17 яшькә кадәрле тиешле манту һәм пробаларны кую, яңа туган һәм 1 яшькә кадәрге балаларның әйләнә-тирәсендәге зурларның флюорография тикшеренүләрен үтүләрен тәэмин итү, туберкулез белән көрәш - вакытында ачыклау, дәвалау, авыруларны изоляцияләү, авырулар белән контактта булган балаларны тикшерү. БЦЖ-М вакцинациясе ясалмаган балалар туберкулез буенча куркынычлылык төркеменә кертеләләр һәм алты ай саен тикшерелергә тиешләр. Россия Федерациясенең баш санитар табибының 60 нчы санлы карары (22.04.2013) нигезендә туберкулезга каршы тиешле тикшеренүләрне үтмәгән балалар һәм яшүсмерләр балалар бакчалары, мәктәпләргә һәм башка балалар учреждениеләренә кертелмиләр.
2016 елда районда 13 авыру ачыкланды. Быел тулы булмаган өч айда 2 авыру табылды. Бүгенге көндә 18 авыру исәптә тора. Алар Әлмәт дәүләт туберкулезга каршы көрәш диспансерында дәваланалар.
Әңгәмәдәш - Зөлфия ШӘРИПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев