Реклама
Җәмгыять
Район әниләренең якынлашып килүче бәйрәмнәре белән котлавы
Бәйрәмегез белән, хөрмәтле әниләр! Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Аналар көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, җил-давылдан саклап үстергән олы йөрәкле, иң якын кешеләребез бәйрәмендә төрле яклап котлау сүзләре явуы - урынлы күренеш. Андый котлаулар редакция почтасында да бихисап. Бәйрәм уңаеннан райондашларга котлау сүзләрен Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фәрит...
Бәйрәмегез белән, хөрмәтле әниләр!
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Аналар көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, җил-давылдан саклап үстергән олы йөрәкле, иң якын кешеләребез бәйрәмендә төрле яклап котлау сүзләре явуы - урынлы күренеш. Андый котлаулар редакция почтасында да бихисап.
Бәйрәм уңаеннан райондашларга котлау сүзләрен Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фәрит Хөснуллин да җиткерә. «Әниләребезнең күңел яктысы безнең тормышыбызны нурландыра, яшәү көче бирә, - диелә аның котлау хатында. - Кайларда гына яшәсәк, нинди генә эшләр башкарсак та, без күңелләребездә алар назын, иңнәребездә аларның куллары җылысын тоябыз. Чиксез түземлелекләре, безгә булган игътибарлары, йортларыбызда пөхтәлекне һәм җылылыкны саклаулары өчен аларга мәңге рәхмәтлебез… Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Тормышыгыз һәрвакыт шатлык белән тулып торсын, гаиләләрегездә һәрчак иминлек булсын. Исәнлек-саулык белән бәхетле гомер кичерегез».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев