Район мәктәп чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарга металл эзләгеч аша кертәчәкләр
Республика мәктәпләренең чыгарылыш классларында бердәм дәүләт имтиханнарын бирү буенча шактый үзгәрешләр бар. Мәгариф бүлегенең Дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча муниципаль координаторы Раушания Сәетгәрәева белән бүгенге әңгәмәбез - шул хакта. - Әйе, чыннан да, бердәм дәүләт имтиханы турындагы документларга кайбер үзгәрешләр кертелде. Ләкин алар имтиханда катнашучыларга кагылмый: имтихан материалларының структурасы, имтиханнарның дәвамлылыгы,...
Республика мәктәпләренең чыгарылыш классларында бердәм дәүләт имтиханнарын бирү буенча шактый үзгәрешләр бар. Мәгариф бүлегенең Дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча муниципаль координаторы Раушания Сәетгәрәева белән бүгенге әңгәмәбез - шул хакта.
- Әйе, чыннан да, бердәм дәүләт имтиханы турындагы документларга кайбер үзгәрешләр кертелде. Ләкин алар имтиханда катнашучыларга кагылмый: имтихан материалларының структурасы, имтиханнарның дәвамлылыгы, минималь баллар узган елгы күләмдә кала. Укучылар быел да мәҗбүри рәвештә ике фәннән - рус теле һәм математикадан имтихан тапшырачаклар. Моннан тыш, кайсы уку йортын сайлауларына карап, анда кергәндә кирәк булачак фәннәрне дә тапшыра алалар.
Үзгәрешләр нигездә оештыру мәсьәләләренә кагыла. Аларны кертүнең төп максаты булып, бердәм дәүләт имтиханнарның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү тора. Быелгы имтиханнарның төп яңалыгы - аларны уздыру пунктларына видеокүзәтү системасы урнаштыру. Татарстанда барлыгы 107 пункт эшләячәк. Аларның барысында да һәр аудиториядә видеокүзәтү системасы урнаштырылачак. Ә 35 пунктта видеотрансляция булачак. Бу - имтиханнар барышын федераль үзәктән, ягъни Мәскәүдән күзәтәчәкләр, дигән сүз. Бу 35 пункт арасында безнең район да бар. Җыеп кына әйткәндә, һәр пунктның имтихан бара торган һәр аудиториясеннән онлайн-трансляция яки видеоязма алып барылачак.
Тагын бер яңалык - башка регионнардагы җәмәгать күзәтүчеләре дә видео аша имтихан барышын күзәтә алачаклар. Шунысын да әйтергә кирәк - быел БДИда катнашучыларга нинди дә булса мобиль элемтә чаралары алып керү тулысынча тыела. Кем дә булса имтиханга мобиль телефон яки башка шундый элемтә чарасы алып керә икән, аның имтихан нәтиҗәләре яраксыз дип табылачак. Әмма мондый ук чиккә барып җителмәс, дип уйлыйм, чөнки быел имтиханга укучыларны стационар яки күчмә металл эзләгеч белән тикшереп кертәчәкләр.
БДИга әзерлек йөзеннән, чыгарылыш класс укучылары 21 мартта - математикадан, 24 мартта рус теленнән БДИ биреп карадылар.
- Ә 9 класслар өчен нинди үзгәрешләр кертелде?
Быел 9 класс укучыларының чыгарылыш имтиханы башкачарак атала. Узган ел ул яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА в новой форме) дип йөртелсә, хәзер Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) дип үзгәртелде. Алар өчен дә мәҗбүри фәннәр булып рус теле һәм математика тора. 9 класс укучылары өчен тагын бер мәҗбүри фән - татар теле бар. Быел аннан имтихан республиканың барлык мәктәпләрендә 29 апрельдә бердәм республика тесты формасында узачак. Имтиханны мондый формада тапшыру беренче тапкыр оештырыла. Контроль-үлчәү материалларындагы биремнәр укучыларның нинди программа үзләштерүенә карап, төрлечә булачак. Әйтик, татар сыйныфлары өчен алар бераз катлаулырак, рус һәм башка телле балалар өчен җиңеләйтелгән. Тест Җәлил беренче мәктәбендә үткәреләчәк. Шунысы борчылдыра: сайлап алу мөмкинлеге бирелгән фәннәрдән имтиханны аз укучы бирә. Үз-үзләрен сынап карарга курыкмасыннар иде. Бу бит БДИга әзерлек тә булып тора.
- Ишетеп белүебезчә, 9 класс укучысына аттестат алу өчен рус теле белән математиканы бирү җитә.
- Әйе, бу фәннәрдән имтиханны бирә ала икән, укучы аттестат алачак. Әмма еллыкка берәр фәннән 2 ле чыга икән, бу укучы Төп дәүләт имтиханнарына кертелми, димәк, быел аттестат та ала алмый. Узган ел мондый чикләү юк иде. Укучы мәҗбүри фәннең берсеннән 2 ле алса, ул өстәмә көндә кабат имтиханга кертелә. Мәҗбүри фәннең икесеннән дә 2 ле булса яки бер имтиханга икенче кат кергәннән соң да 2 ле алса, ул укучы бу фәннәрдән имтиханга киләсе елда гына кертелә алачак.
Имтихан вариантлары да быел башка регионнарныкы белән туры килмәячәк.
- Ә медальне быел кемнәр алачак?
- Быел Россиянең күп кенә регионнарында чыгарылыш класс укучыларына көмеш һәм алтын медальләр бирелмәячәк. Татарстанда көмеш медаль шулай ук бирелмәячәк, ә алтын медальне өч мәҗбүри фәннән 75 әрдән дә ким булмаган балл җыйган укучылар алачак.
Быелдан башлап, БДИ нәтиҗәләре турында таныклык та бирелми. Һәр укучының имтихан нәтиҗәләре федераль һәм региональ мәгълүмати системага кертелә.
Имтиханнар буенча барлык мәгълүматны https://mon.tatar.ru, ege.edu.ru, gia.edu.ru сайтларыннан да табарга була. 8(843) 2949562 бердәм "кайнар линия" телефоны да эшли.
Сүз уңаеннан
Быел район мәктәпләрен 219 укучы тәмамлый. Аларның 216 сы 29 майда - рус теленнән, 5 июньдә математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачаклар. Сайлап алына торган фәннәрне: җәмгыять белемен - 109, физиканы - 92, биологияне - 29, химияне - 30, чит телне - 16, рус әдәбияты белән тарихны 15 әр, информатиканы 11 укучы сайлаган. 2 укучы географиядән бирәчәк.
Районда 9 классны 437 укучы тәмамлый. 433 укучы 31 майда - математикадан, 6 июньдә рус теленнән Төп дәүләт имтиханы бирәчәк.
Имтиханнарны уздыру урыны - Җәлил беренче мәктәбе. Сайлап алына торган фәннәрдән: физикадан - 65, җәмгыять белеменнән - 50, информатикадан - 37, биологиядән - 31, химиядән 29 укучы имтихан бирәчәк. Чит тел, рус әдәбияты, тарих, география кебек фәннәрне сайлаучылар да бар.
Шулай ук укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев