Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе бара
Бүген Җәлил бистәсе мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең пленар өлеше үткәрелә. Ул быел "Балалар мәнфәгатьләрендә муниципаль мәгариф системасын модернизацияләү" дигән тема астында уза. Зөлфия Гыйләҗева, мәгариф бүлеге җитәкчесе: "Балалар хакына барлык кыенлыкларны да җиңәргә тиешбез". Узган уку елы мәгариф хезмәткәрләре өчен әһәмиятле булды. 2013 елның 1 сентябреннән өр-яңа "Мәгариф...
Бүген Җәлил бистәсе мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең пленар өлеше үткәрелә. Ул быел "Балалар мәнфәгатьләрендә муниципаль мәгариф системасын модернизацияләү" дигән тема астында уза.
Зөлфия Гыйләҗева, мәгариф бүлеге җитәкчесе: "Балалар хакына барлык кыенлыкларны да җиңәргә тиешбез".
Узган уку елы мәгариф хезмәткәрләре өчен әһәмиятле булды. 2013 елның 1 сентябреннән өр-яңа "Мәгариф турында"гы закон үз көченә керде. Район мәгариф системасының эшчәнлеге "Киләчәк" республика мәгариф үсеше стратегиясенең икенче этабын тормышка ашыруга юнәлтелде.
Быел республика программасы буенча Иске Минзәләбаш һәм Саклаубаш урта мәктәпләренә капиталь төзекләндерү үткәрелде. Барлык мәктәпләрдә агымдагы һәм косметик ремонт уздырылды, һәм аларның барысы да яңа уку елына әзер. Барлык мәгариф учреждениеләре лицензияле, аккредитацияләнгән, автоматик янгын сигнализациясе, чакыру кнопкасы белән җиһазланган. Соңгылары белән балалар бакчаларының тәэмин ителеше - 54 процент. Сарман гимназиясе "Бар кеше өчен дә уңайлы мохит" дәүләт программасына керде. 6 база мәктәбендә видеокүзәтү системасы эшли. Татарстан Республикасында 2010-2015 елларга мәгарифнең үсеш стратегиясе уңышлы тормышка ашырыла. Аның кысаларында балалар бакчаларына 15 үткәргечсез планшет, 15 проектор, 69 ноутбук, мәктәпләргә 100 мең сумлык спорт җиһазлары кайтты. Барлык мәктәпләрдә дә укучылар кайнар аш белән тәэмин ителде.
35 балалар бакчасына 1801 бала йөри. Чират белән проблема, нигездә, - район үзәгендә. Тәэмин ителеш - 15-20 бала урынына 28. Җәлил поселогының 3 нче балалар бакчасы "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсында грантка ия булды. Быел бу конкурс дәвам иттерелде, һәм Җәлил поселогының 5 нче балалар бакчасы җиңүчеләрнең берсе булды. 4 нче балалар бакчасы "Яшел ут" республика конкурсында II урын яулады. Ә 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Зиннәтуллина балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча республикада II урынга лаек булды.
2013-2014 уку елында мәгариф учреждениеләрендә хезмәт куйган 749 кешенең 486 сы педагогик хезмәткәр, 432 се - укытучылар. Аларның 20 проценты - югары категорияле.
Республикада дүртенче ел рәттән "Алгарыш" программасы тормышка ашырыла. Аның кысаларында 2012 елда Җәлилдән бер укытучы Америкада, 2013 елда Сарман гимназиясе директоры Англиядә, быел Сарман гимназиясе укытучысы Илнар Шиһапов Ирландиядә булып кайтты. Барлык мәктәпләрдә дә электрон журнал гамәлдә, барысы да дәреслекләр һәм компьютер техникасы белән тәэмин ителгән. "Телемәктәп" программасы кысаларында инвалид-балаларны дистанцион укыту өчен 13 комплект җиһаз кулланыла.
Районның 19 мәктәбендә 1870 бала татар телендә белем һәм тәрбия ала. Бу укучыларның - 54 проценты, дигән сүз. Укучылар татар теленнән республика күләмендә узучы конкурс, бәйгеләр, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар. Узган уку елында ике укучы республика олимпиадаларында призлы урын яулады.
"Яшь техниклар станциясе" өстәмә белем бирү учреждениесендә 220 укучы шөгыльләнә (укучыларның 5,5 проценты). Аларның 60 ы - картинг, калганнары модельләштерү, радиоэлектротехника, квиллинг, агачка рәсем ясау һәм башкалар белән мавыгалар. Картингчылар республика һәм Россия күләмендә зур уңышларга ирешәләр. Узган уку елында 275 түгәрәктә 3807 укучы (95 процент) шөгыльләнде. Җәлил беренче мәктәбендә укучылар өчен фәнни-техник иҗат база мәйданчыгы төзелде. Аның кысаларында 6 юнәлеш буенча берләшмә ачылды: автомодельләштерү, столяр-конструкторлык эше, фотостудия, уйлап табу һәм рационализаторлык, кинематография, 3Д модельләштерү. "Татнефть" компаниясенең "Сәләтле балалар" хәйрия фонды базасына барлыгы районның 56 укытучысы һәм 128 укучы кертелде.
Бусагада - яңа уку елы. Безнең алда зур бурычлар тора: этаплап яңа федераль стандартларга күчүне, заманча педагогик технологияләрне үзләштерүне дәвам итү һәм башкалар.
Мәгариф учреждениесе - балалар, ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар һәм башка хезмәткәрләр мәнфәгатьләре кисешә торган урын. Проблемалар бар, әмма без бергәләп балага уңайлы булсын өчен, аның шәхесе хакына барлык кыенлыкларны да җиңәргә, барысын да эшләргә, мәрхәмәтлелек мохите булдырырга тиешбез. Барыгызны да якынлашып килүче Белем көне белән тәбрик итәм, иҗади уңышлар телим!
Сүз уңаеннан
Районда 35 балалар бакчасы, 24 мәктәп, 1 өстәмә белем бирү, 1 урта һөнәри белем бирү учреждениесе бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев