Район хуҗалыкларында яфраказык әзерләү бара.
Юкә - ярый, шомырт - юк Район хуҗалыкларында яфраказык әзерләү бара. Бу эштә аларга, гадәттәгечә, оешма-предприятиеләр ярдәм итә. Үземне белә-белгәннән бирле әткәй-әнкәйләрнең бәрәннәр, бозау өчен себерке әзерләгәннәрен хәтерлим. Аны күбрәк юкәдән ясыйлар иде. Кыш көне сарайда бозауның алдына элеп куелган ул бәйләмнәрне тәмләп ашаганы да күз алдына килә әле. Хәзер...
Юкә - ярый, шомырт - юк
Район хуҗалыкларында яфраказык әзерләү бара. Бу эштә аларга, гадәттәгечә, оешма-предприятиеләр ярдәм итә.
Үземне белә-белгәннән бирле әткәй-әнкәйләрнең бәрәннәр, бозау өчен себерке әзерләгәннәрен хәтерлим. Аны күбрәк юкәдән ясыйлар иде. Кыш көне сарайда бозауның алдына элеп куелган ул бәйләмнәрне тәмләп ашаганы да күз алдына килә әле. Хәзер авыл кешесе үз абзарындагы мал-туар өчен себеркене бик әзерләми дә шикелле, әллә инде без авылга сирәгрәк кайтып, моны күрми генә калабызмы.
Себерке яфраклары туклылыгы буенча болын печәненә тиңләшә, диярлек. Белгечләр бер килограмм мондый азыкта 0,18-0,22 азык берәмлеге бар, диләр. Аларның туклыклылыгы турында да, нинди витаминнарга бай булулары турында да район ветеринария берләшмәсендә эшләүчеләр, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, шактый вакыт сөйләделәр. Мәсәлән, сарыкларның организмында күкерт җитмәгәндә, алар бер-берсенең йонын йолкып ашый башлый икән. Ә ул җитмәүчелекне тал ботагында булган күкерт тулыландыра. Малларның эчләре киткәндә, имән кайрысы төнәтмәсе бирергә кирәклеген исә мал-туар асраучылар белә торгандыр. Гомумән, ашказаны-эчәк эшчәнлеге бозылганда, берничә төрле үләннән ясалган төнәтмә файдалы. Аларын да, вакытына карап, җыеп куярга кирәк. Малга себеркене юкәдән генә түгел, каен, миләш, тал, усак, тирәк, зирек, чикләвек куагыннан бәйләргә мөмкин. Ә менә составында синиль кислотасы булганлыктан, шомырттан, эчне җибәрә торган эт шомыртыннан ярамый, диләр белгечләр.
Ветеринария берләшмәсе коллективы яфраказык әзерләүгә беренчеләрдән булып чыккандыр, мөгаен.
- Былтыр өч тонна әзерләнгән булса, коллектив быел да шул күләмдә яфраказык һәм бер тонна витаминлы үләннәр җыячак, - ди берләшмә начальнигы вазифаларын башкаручы Альберт Шәрипов. - Терлекләргә язгы профилактика чаралары төгәлләнде, хәзер бераз буш вакыт табарга була. Менә әле бердәм булып, "Сарман" агрофирмасының "Марс" бүлекчәсенә ярдәмгә килдек. Әйбәт кенә эшләсәк, бүген ун-унбер центнер себерке әзерләрбез, дип уйлыйм.
Соңыннан шалтыратып белештек, аны өч йөз кием әзерләгәннәр. Бер себерке уртача ике килограммлы булырга тиешлектән исәпләсәң, бу нәкъ шул чама чыга да инде. Дару үләннәрен болынга, су буйларына төшеп җыя алсаң, себеркене, урманга барып, теләсә ничек агач сындырып ясап булмый, билгеле. Ул делянкаларда киселгән агачлардан әзерләнә. Берләшмәдә эшләүче Риф Баязитов Игәнәбаш урманыннан делянка алган икән, каен себеркесенә шунда барырга исәпләп торалар.
Безнең редакция коллективына да унбиш центнер яфраказык әзерләүгә "йөкләмә" җиткерделәр. Аңа вакытны гына каян аласы менә. Инде гадәткә кергәнчә, ял көне белән "хушлашырга" туры килердер. Башка оешма, учреждениеләр дә, безнең кебек, үзләреннән күпме тиеш икәнен беләләрдер. Кайсы хуҗалыкта күпме әзерләнергә планлаштырылганнан чыгып, анда үз өлешегезнең ни дәрәҗәдә буласын чамалый аласыз, җәмәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев