Район хат ташучылары "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына яздыру буенча конкурста катнаша алалар
2016 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе старт алды. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, почта бүлекчәләрен һәм хат ташучыларны кызыксындыру максатыннан, алар арасында конкурс игълан итте. Ул 30 июньгә кадәр барачак. Анда теләгән һәр хат ташучы һәм «Татарстан почтасы»ның теләсә кайсы почта бүлекчәсе катнаша ала. Конкурска нәтиҗә ясаганда, 1 апрельдән 30 июньгә...
2016 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе старт алды. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, почта бүлекчәләрен һәм хат ташучыларны кызыксындыру максатыннан, алар арасында конкурс игълан итте. Ул 30 июньгә кадәр барачак. Анда теләгән һәр хат ташучы һәм «Татарстан почтасы»ның теләсә кайсы почта бүлекчәсе катнаша ала. Конкурска нәтиҗә ясаганда, 1 апрельдән 30 июньгә кадәр яздырган «ТАТМЕДИА» басмалары саны гына түгел, ә аларны 2015 елның икенче яртыеллыгы күрсәткечләренә карата чагыштырмасы да исәпкә алыначак. Үз чиратыбызда без дә районның почта бүлекчәләре һәм хат ташучылары арасында «Сарман» һәм «Новый Сарман» газеталарына яздыру буенча конкурс игълан итәбез. Катнашыгыз, җиңегез, безнең белән бергә булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев