Район халкы салым инспекциясенә мәгълүматлар тапшырырга әзерләнә
Ягъни 2016 елдагы керемнәр турында салым инспекциясенә мәгълүматлар тапшыру вакыты җитте. Ул 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Әгәр сез милегегез булып өч елдан кимрәк торган фатир (йорт), транспорт чарасы, җир участогын саткансыз, кара һәм төсле металл сатудан, милекне арендага биреп торудан керем алгансыз (алардан салым тотылмаган булса), бүләк, отышлар иясе...
Ягъни 2016 елдагы керемнәр турында салым инспекциясенә мәгълүматлар тапшыру вакыты җитте. Ул 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Әгәр сез милегегез булып өч елдан кимрәк торган фатир (йорт), транспорт чарасы, җир участогын саткансыз, кара һәм төсле металл сатудан, милекне арендага биреп торудан керем алгансыз (алардан салым тотылмаган булса), бүләк, отышлар иясе булгансыз, кыйммәтле кәгазьләр, оешманың устав капиталындагы өлештән табышлы булгансыз икән, даими яшәү урыны буенча салым инспекциясенә бу керемнәр турында декларация тапшырырга тиешсез. Аның формасы www.nalog.ru сайтында, шунда ук аны автоматлаштырылган тутыру программасы да бар. 3-НДФЛ формасында декларацияне "Шәхси кабинет" аша тапшырырга да мөмкин. Кампания барышында 8(85559)2-54-34 "кайнар линия" телефоны эшли. Салым инспекциясендә (Сарман, Энергетиклар ур., 1йорт) кабул итү вакытлары: дүшәмбе һәм чәршәмбедә - 8.00-17.00, сишәмбе һәм пәнҗешәмбедә - 8.00-19.00, җомгада 8.00-16.15 сәгатьләр. Айның икенче һәм дүртенче шимбәләрендә - 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькәчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев