Район халкы "Россиянең югары социаль нәтиҗәле оешмасы" конкурсында катнаша ала
Ел саен Россия Федерациясендә "Россиянең югары социаль нәтиҗәле оешмасы" Бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Аның төп максаты - социаль бурычларны хәл итүдә югары социаль нәтиҗәләргә ирешүче оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү. Конкурс, 2010 елдан башлап, ике этапта - төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә уздырыла. Аның республика...
Ел саен Россия Федерациясендә "Россиянең югары социаль нәтиҗәле оешмасы" Бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Аның төп максаты - социаль бурычларны хәл итүдә югары социаль нәтиҗәләргә ирешүче оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү. Конкурс, 2010 елдан башлап, ике этапта - төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә уздырыла. Аның республика этабына гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә.
Эш урыннары булдыру һәм аларны арттыру, производствода имгәнүләрне булдырмау, социаль партнерлыкны җәелдерү, сәламәт яшәү рәвеше булдыру һәм башка юнәлешләрдәге эшләрен күрсәтергә теләгән оешмалар Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына гаризаларын юллый алалар. Тулырак мәгълүмат - министрлык сайтында (http://mtsz.tatarstan.ru).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев