Район халкы Муса Җәлил исемендәге премияне алу өчен конкурста катнаша ала
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә (14.02.1997) Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы 2016-2017 елгы Муса Җәлил исемендәге премияне алу өчен конкурска заявкалар кабул итә башлады. Әлеге премия ике елга бер тапкыр дүрт номинантка - республиканың 30 яшькә кадәрле талантлы яшьләренә, шулай ук яшьләр өчен яки яшьләр белән эшләүче 30 яшьтән үткән...
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә (14.02.1997) Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы 2016-2017 елгы Муса Җәлил исемендәге премияне алу өчен конкурска заявкалар кабул итә башлады. Әлеге премия ике елга бер тапкыр дүрт номинантка - республиканың 30 яшькә кадәрле талантлы яшьләренә, шулай ук яшьләр өчен яки яшьләр белән эшләүче 30 яшьтән үткән аерым авторларга, коллективларга, иҗат берләшмәләренә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә керткән өлешләре, яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр программаларын тормышка ашырудагы югары казанышлары өчен бирелә.
Конкурста катнашу өчен заявка -премия алырга теләүчеләрнең әсәрләре яки эшләре 2017 елның 15 январеннән дә соңга калмыйча түбәндәге адрес буенча премияне бирү буенча Комитетка тапшырылырга тиеш: 420107, Казан шәһәре, Петербург урамы, 12 нче йорт, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, 311 нче кабинет.
Телефон: 222-81-63.
Конкурска йомгак февраль аенда ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев