Район халкы җиләк җыя
Быел җиләк иртәрәк өлгерде сыман. 20 июнь тирәләрендә инде җиләк җыярга яратучылар арасында "Җиләк пешә башлаган", - дигән сүзләр ишетелә башлаган иде инде. Хәер, бетәр, дип уйлыйлармы, әллә тыелгысыз бер дәрткә әйләнгән җиләк җыю теләген баса алмыйлар иде микән, җиләкне башка елларда да пешәр-пешмәс чакта ук җыя башлаучылар була иде....
Быел җиләк иртәрәк өлгерде сыман. 20 июнь тирәләрендә инде җиләк җыярга яратучылар арасында "Җиләк пешә башлаган", - дигән сүзләр ишетелә башлаган иде инде. Хәер, бетәр, дип уйлыйлармы, әллә тыелгысыз бер дәрткә әйләнгән җиләк җыю теләген баса алмыйлар иде микән, җиләкне башка елларда да пешәр-пешмәс чакта ук җыя башлаучылар була иде.
Бу нигъмәтне әллә ни оста җыючы булмасам да, мин дә июньнең соңгы көннәренең берсендә адашым - оста җиләкче Зөлфия апага иярергә җөрьәт иттем.
Авылны чыгып, басу юлы буйлап бераз баруга, сулга борылдык. Каташ Каранның тау итәгенә сыенып утырганлыгын белә идем, әмма ул тауларның гаҗәеп матурлыгын моңа кадәр якыннан күргәнем юк иде. Исеме каян алынгандыр, бу таулар Кала тау дип аталалар. Әллә ни биек булмасалар да, түбәләреннән бөтен әйләнә-тирә уч төбендәгедәй күренеп тора. Ә баш очында гына гаҗәеп матур ап-ак каурый-каурый болытлар йөзә.
Каташкаранлылар әйтүенчә, кайсыдыр сугыш вакытында бу тау күзәтү пункты булып файдаланылган. Аннан соң сугыш елларында биредә бик шәп питомник булган, бик шәп агачлар үскән. Аның өчен җаваплы рус хатыны бик мәрхәмәтле, кешелекле кеше булган, күрәсең - ач, ялангач сугыш елларында халыкка агачларны утынга кисәргә рөхсәт биргән. "Мин күрмәгәндә кисегез, үзем җавап бирермен", - дип әйтә торган булган. Моның белән ул күп кешеләрне, бәлки, ач-ялангач үлемнән дә алып калгандыр.
Ә хәзер биредә - бик шәп җиләклек. Зөлфия апага ияреп ялгышмаганмын, бу тау итәкләренә көне буе диярлек кояш карап торгангамы, җиләк инде биредә өлгергән, нәкъ менә җыяр чагы җиткән иде. Мин үзем бу нигъмәтне йөгереп йөреп җыя алмыйм. Җиләклерәк берәр урынны табам да, кем әйтмешли, утырып җыям. Әлбәттә, моның өчен җиләкнең күп булуы кирәк. Ә Кала тау нәкъ менә шундый урын булып чыкты да. Шул бер утырган җирдән ун-унбиш адымнан да ерак китмичә, ике-өч сәгать эчендә җиде литрлы чиләкне тутырып та куйдым. Ура! Зөлфия апа үземне мактап та алды:
- Җиләк җыя беләсең икән. Булдырдың!
Хәер, минем уңышта Зөлфия апаның кызы Лилиянең дә өлеше бар. Кая, тауның кай ягына баруны Зөлфия апа хәл итсә, йөгерә-йөгерә, безгә иң күп җиләкле урынны табып бирүче Лилия булды. Ул безне җиләкле урынга утыртып куйды да, үзе бөтен әйләнә-тирәне айкап чыкты. Монда беткәч, тагын каян җыярга була? Аның киң күңеллелегенә, безнең өчен дә җаваплылык тоюына сокландым.
Җиләк кенә җыеп калмадык, Кала тау итәге тулы - чамбыр үләне. Лилия исә аны "исле гөл" дип атады. Исле гөл борынгы заманнардан бирле культ, табыну билгесе булган. Аны борынгы Греция һәм Рим альтарларында якканнар, ул җәелгән яслегә яшь баланы салганнар, аны яман көчләрне җиңү, рухны ныгыту өчен кулланганнар. Шотландиялеләр сугышка керер алдыннан аның чәен эчкәннәр. Ә урта гасырның нәфис туташлары үзләренең рыцарьлары киеменә чамбыр ботагын чиккәннәр. Һәрбер казак сугышка китәр алдыннан бу тылсымлы үләннең кечкенә генә ботагын булса да үзе белән алган.
Чамбырның дәвалау үзлекләре дә бихисап. Ул көчле бактерицид үзлеккә ия. Аны себер түләмәсе, тиф, туберкулез таякчыкларына каршы кулланганнар. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында аның белән хирургия инструментларын эшкәрткәннәр. Ул дезинфекция өчен файдаланыла торган химик матдәләрдән уннарча тапкыр көчлерәк.
Чамбырны шулай ук матдәләр алмашы бозылганда, буыннар авыртканда, нерв авырулары вакытында, йокысызлыктан, баш авыртудан, шешне, коклюш вакытында көчле ютәлне бетерү, авыртуны басу өчен кулланганнар. Ул ванналарга кушыла, компресс итеп файдаланыла, кеше аңын җуйганда, нашатырь спиртын алыштыра. Ә менә йөкле ханымнарга, калкансыман биз, бавыр, бөер авырулары, аритмия вакытында аны бик сак кулланырга кирәк.
Чамбырны май аеннан алып августка кадәр җыялар, күләгәдә киптерәләр.
Җиләк җыю тәмен бер татыган кеше, гадәттә, җиләккә бер бару белән генә чикләнми. Икенче яллар җитүгә, күңел тагын хуш исле болынга, каурый болытлар йөзгән күк астына ашкына. Безнең халык киң күңелле, гаҗәеп юмарт. "Җиләккә барасы килә", - дип, бер танышыма шалтыраттым. "Мин хәзер машина эзләп карыйм, тапсам, сезне алып барам", - диде ул. Тапмыймы соң! Гомумән, аның кулыннан килмәгән эше юк. Һәм җиләккә дә кемне генә алып бармый калды икән ул?
Аның белән Сарманның икенче ягына - ПМКны үткәч, Карамалыга бара торган юлның уң ягындагы уйсулыкка барырга булдык. Уңайлы да, якын да. Бу юлы шул 4-5 квадрат метр җирдән бер дә кузгалмый, һәркайсыбыз тагын җидешәр литр җиләк җыйдык. Җиләк җыюдан бигрәк, күпме күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф алдык.
Җиләкне тау итәгеннән җыйсак, аста - уйсулыкта - наратлык. Көннәр шушылай җылы торып, яңгырлар башлануга, бирегә гөмбәчеләр агыла башлый.
Хәер, әле җиләк сезоны бетәргә дә иртәрәк. Бу ялларда явып үткән яңгырлардан соң, җиләкчеләр кабат җиң сызганачаклар. Әмма быел җиң сызгану бик үк дөрес түгел, диләр белгечләр. Май уртасыннан башлап, республикада елан чагып хастаханәләргә дистәләрчә кеше мөрәҗәгать иткән. Ә безнең районда - бу хәл 3 июльдә булган - 1 кеше. Ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, аңа тиз арада ярдәм күрсәтелгән.
Җиләкне җыю гына түгел, аны эшкәртергә дә кирәк бит әле. Аны җыйганнан соң, 1-1,5 тәүлектән дә калмый эшкәртергә кирәк. Җиләкне юмау яхшы. Касә яфракчыкларын өзмәсәгез дә була.
Җиләкле җәйләр киләсе елга җитәрлек күңел күтәренкелеге бирсен. Рәхмәт, Кала тау! Рәхмәт, уйсулык!
БЕЛГЕЧ СҮЗЕ
Әнүзә МӘҮЛӘВИЕВА, табиб:
- Республикада агулы еланнарның ике төре - зәһәр (агулы) һәм җиз (бакыр) еланнар бар. Алар беренче булып һөҗүм итмиләр, үзләренә куркыныч янаганны сизсәләр генә, агуларын чәчәләр. Еланга тап булсагыз, баскан урыныгызда, елан шуышып китеп барганчы, тик кенә басып торырга кирәк. Шулай да чага кала икән, тиз арада якындагы медицина учреждениесенә ашыгыгыз. Киенеп кенә елан чагудан сакланып булмый. Шулай да болынга, урманга озын җиңле, озын балаклы киемнәр кию яхшырак. Быел бөҗәкләр дә усалрак тешлиләр, агулылары да бар.
Ә җир җиләгенә килгәндә, ул аппетитны, азык эшкәртү процессын яхшырта, сусауны баса, азканлылыкны кисәтә, ашказаны-эчәклекләрнең эшчәнлеге белән бәйле ялкынсынулар, бөер, йөрәк, вируслы авырулар вакытында, су-тоз алмашы бозылганда файдалы. Шуны да истә тотарга кирәк: җиләк - аллерген. Шуңа күрә аны сөт ризыклары белән куллану яхшы. Ашказаны согы кислоталылыгы югары булган, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга, кечкенә балаларга аны саклык белән кулланырга киңәш ителә.
Җир җиләген эшкәртүнең иң гади ысулы - катырырга кую. Аны махсус пакетларда зур булмаган порцияләрдә саклау яхшы. Катырганда, су бозга әйләнгәнлектән, савытларны нык тутырмагыз.
Шикәрдәге җиләк. Аны әзерләү дә катлаулы түгел. Җиләкне касә яфракчыкларыннан чистартыгыз, 1 килога 2 кило шикәр комы алып, бергә бутагыз. Акрын гына җылытып, кайнатып чыгарыгыз һәм банкаларга тутырыгыз. Мондый кайнатма кыш буе сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев