САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Район халкы Голливуд кино йолдызларыннан ким тукланмый

"Сарман" газетасының 2017 елның 13 январь санында Голливуд кино йолдызларының туклану рәвеше белән таныштыруны вәгъдә иткән идек. Менә ул. Иртәнге аш һәркөнне бер генә төрле: 1 яки 2 касә чәй, аңа бераз сөт, шикәр комы салырга була. 1 апельсин яки 1 алма, пешеп җитмәгән 2 йомырка. Дүшәмбе.Төшке аш: 1 стакан...

"Сарман" газетасының 2017 елның 13 январь санында Голливуд кино йолдызларының туклану рәвеше белән таныштыруны вәгъдә иткән идек. Менә ул.

Иртәнге аш һәркөнне бер генә төрле: 1 яки 2 касә чәй, аңа бераз сөт, шикәр комы салырга була. 1 апельсин яки 1 алма, пешеп җитмәгән 2 йомырка.

Дүшәмбе.Төшке аш: 1 стакан апельсин, грейпфрут яки томат согы, 200 грамм майсыз ит, майонез, каймаксыз, бары лимон согы белән генә тәмләндерелгән яшел салат, сөтсез, шикәрсез 1 касә чәй яки кофе.

Кичке аш: 1 стакан әчегән сөт, 2 помидор, сохари. Ятар алдыннан 1 алма.

Сишәмбе. Төшке аш: 200 грамм пешкән балык, лимон согы белән генә тәмләндерелгән 100 грамм вакланган сельдерей, сөтсез, шикәрсез 1 касә чәй яки кофе.

Кичке аш: майсыз сөт. Ятар алдыннан 1 алма.

Чәршәмбе. Төшке аш: 200 грамм тавык ите, бары лимон согы белән генә тәмләндерелгән яшел салат, сөтсез, шикәрсез 1 касә чәй яки кофе.

Кичке аш: яшел суган кыягы, 1 кызыл борыч, 1 пешкән йомырка сарысы белән катнаштырылган 50 грамм майсыз эремчек, 1 стакан майсыз сөт. Йоклар алдыннан 1 алма.

Пәнҗешәмбе. Төшке аш: 20 грамм томалап пешерелгән шпинат, 150 грамм пешкән бавыр, 2 чикмәнле бәрәңге, 1 стакан балсыз, сөтсез чәй яки кофе.

Кичке аш: 1 стакан майсыз сөт яки кефир, җиләк-җимештән ясалган салат, чиле-пешле 1 йомырка, юка итеп киселгән майсыз бер телем ветчина. Ятар алдыннан 1 алма.

Җомга. Төшке аш: 200 грамм пешкән балык, бары лимон согы белән генә тәмләндерелгән яшел салат, сөтсез, шикәрсез 1 касә чәй яки кофе.

Кичке аш: яшел тәмләткечләр салып, 2 йомыркадан пешкән тәбә, вак итеп туралган башлы суган, лимон согы салынган помидор салаты. Йокы алдыннан 1 алма.

Шимбә. Төшке аш:Өсте акплап пешерелгән 20 граммкишер, 150 грамм ит, 2 чикмәнле бәрәңге, сөтсез, шикәрсез 1 касә чәй яки кофе.

Кичке аш. Керән белән пешкән 150 грамм ит, бары лимон согы белән генә тәмләндерелгән яшел салат, 1 стакан сөт. Ятар алдыннан 1 алма.

Якшәмбе. Төшке аш: 200 грамм майсыз кош ите, 100 грамм суда гына тоссыз пешкән дөге, бары лимон согы белән генә тәмләндерелгән яшел салат, сөтсез, шикәрсез 1 касә чәй яки кофе.

Кичке аш: 1 стакан әчегән сөт яки кефир, 2 помидор, майсыз иттән пешкән 2 зур булмаган котлет. Ятар алдыннан 1 алма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев