САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы бәрәңгене утыртып бетерә

«Йод­рык ка­дәр­ле, йом­ры гәү­дә­ле, Ак тән­ле, эх, биг­рәк тәм­ле бә­рәң­ге…». Чын­нан да, бә­рәң­ге­дән әзер­лән­гән ри­зык­тан да тәм­ле­рә­ге бар ми­кән ул? Без бит аны әл­лә нин­ди ысул­лар бе­лән пе­ше­рә­без. Тик соң­гы ел­лар­да ха­лык, мә­шә­ка­те күп дип, аны ким­рәк үс­те­рә баш­ла­ды. Авыл­лар­да да бә­рәң­ге бак­ча­ла­ры­ның бер өле­ше­нә үлән чә­чә­ләр, ка­бак утыр­та­лар хә­зер....

«Йод­рык ка­дәр­ле, йом­ры гәү­дә­ле,

Ак тән­ле, эх, биг­рәк тәм­ле бә­рәң­ге…». Чын­нан да, бә­рәң­ге­дән әзер­лән­гән ри­зык­тан да тәм­ле­рә­ге бар ми­кән ул? Без бит аны әл­лә нин­ди ысул­лар бе­лән пе­ше­рә­без.

Тик соң­гы ел­лар­да ха­лык, мә­шә­ка­те күп дип, аны ким­рәк үс­те­рә баш­ла­ды. Авыл­лар­да да бә­рәң­ге бак­ча­ла­ры­ның бер өле­ше­нә үлән чә­чә­ләр, ка­бак утыр­та­лар хә­зер. Шу­лай да бә­рәң­ге­гә «туг­ры» ка­лу­чы­лар да әз тү­гел, юк­ка гы­на үзен икен­че ик­мәк дип ата­мый­лар бит ин­де. Ти­еш­ле тәр­бия бир­ми­чә ге­нә, бернәр­сә дә үс­ми ин­де ул, ә кай­бер сер­лә­рен бел­сәң, бә­рәң­ге­дән ме­нә ди­гән уңыш алыр­га бу­ла.

- Бә­рәң­ге­не туф­рак 12-15 гра­дус­ка ка­дәр җы­лын­гач утыр­тыр­га ки­рәк, - ди ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се­нең җи­теш­те­рү-мар­ке­тинг бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ил­нур Са­ли­хов. - Кү­зә­нәк­не яр­мау хә­ер­ле­рәк, чөн­ки авы­ру бә­рәң­ге бул­са, яр­ган­да, ул пы­чак бе­лән та­за­сы­на кү­чә. Кү­зе­нең 5-6 милли­метр­дан арт­ма­вы әй­бәт. Зур­рак бул­са, ул им­гә­нә, ко­е­ла, ә күп сорт бә­рәң­ге мо­ны ярат­мый. Җы­лы­да бә­рәң­ге ун-уни­ке көн­дә ти­ше­леп чы­га. Көн­нәр сал­кын тор­са, күз­лә­ре шыт­ма­ган бул­са, ул ти­шел­гән­че, бер ай да узар­га мөм­кин. Бә­рәң­ге­дән әй­бәт уңыш алам, ди­сәң, аны ти­е­шен­чә тәр­би­я­ләр­гә: чүп үлән­нә­рен­нән арын­ды­рып то­рыр­га, мөм­кин­лек бул­са, рәт ара­ла­рын ки­мен­дә ике тап­кыр ярыр­га ки­рәк. Тө­бе­нә ни­ка­дәр би­ег­рәк өе­лә, бә­рәң­ге, шул­ка­дәр күб­рәк сто­лон дип атал­ган өс­тә­мә та­мыр­лар, дө­рес­рә­ге, бә­рәң­ге­не төп са­бак­ка то­таш­ты­ра тор­ган җир ас­ты са­бак­ла­ры җи­бә­реп, шун­да бүл­бе­ләр ха­сил бу­ла. Ди­мәк, уңыш та шул дә­рә­җә­дә юга­ры, ди­гән сүз.

Бә­рәң­ге төр­ле авы­ру­лар­га би­ре­шү­чән. Ан­да ко­ры че­рек, боҗ­ра­сы­ман че­рек, төр­ле ви­рус­лы, гөм­бә авы­ру­ла­ры бу­лыр­га мөм­кин. Авы­ру­лар аз­ма­сын өчен, бә­рәң­ге­не еш­рак алыш­ты­ру, ягъ­ни сорт яңар­ту мәс­ли­хәт, ди баш аг­ро­ном. Ул бы­ел кү­зә­нәк­ләр­не агу­лап утыр­тыр­га ки­ңәш итә. Чөн­ки кыш җы­лы кил­де, бу исә ка­ты корт­ның - корт­кыч шырт­ла­вык коң­гы­зы ли­чин­ка­лар­ның исән кыш­ла­вы­на ки­тер­гән. Аңа кар­шы «Ак­та­ра», «П­рес­тиж» ке­бек пре­па­рат­лар бе­лән эш­кәр­теп утырт­ма­ган­да, тиш­кә­лән­мә­гән исән бә­рәң­ге алыр­га өмет­лән­мә­сә­гез дә бу­ла. Җы­лы кыш­тан соң чүп үлән­нә­ре дә күб­рәк бу­ла­чак ин­де. Тик бо­лар гы­на без­не бә­рәң­ге үс­те­рү­дән биз­де­рер­гә ти­еш тү­гел­дер.

Пет­ров­ка За­вод авы­лын­да яшәү­че Әл­фия Миң­нәх­мә­то­ва­ның, ике су­тый җир­дән 24 кап­чык бә­рәң­ге ала­быз без, ди­гә­не ис­кә тө­шеп, аның бе­лән те­ле­фон­нан сөй­лә­шеп ал­дык. Икен­че ик­мәк­не аның ни­чек үс­те­рүе сез­гә дә кы­зык­лы бу­лыр­дыр.

- Зур­дан зур туа, ди­ләр, без дә кү­зә­нәк­не эре­не һәм яр­мый­ча утыр­та­быз. Эре бул­гач, ул ике су­тый җир­гә дүрт чи­ләк кү­зә­нәк ке­рә. Бер-бер­се­нең ара­сын бар як­тан да бер метр­га якын кал­дыр­там. Ти­рән күм­ми­без, әм­ма бә­рәң­ге са­ла­сы чо­кыр­ны ях­шы­лап йом­шар­та­быз. Ти­ше­леп чык­кач, бе­рен­че ка­тын эш­кәрт­кән­дә, са­ба­гын бө­тен­ләй ди­яр­лек күм­де­рә­без. Ан­нан җәй буе өям мин аны, тө­бе­нә өя-өя, пи­ра­ми­да сы­ман кү­тә­ре­лә. Ара­ла­ры ерак бул­гач, һа­ва да ке­рә тор­ган­дыр. Бил­ге­ле, ях­шы­лап ти­рес­ли­без җир­не. Нин­ди ко­ры ел­да да су сип­кән юк. Ал­ла­га шө­кер, һәр төп­тән бер чи­ләк-чи­ләк­кә якын бә­рәң­ге чы­га. Сез­нең дә уңыш­ла­ры­гыз мул­дан бу­лу­ын те­лим.

Хә­зер ин­тер­нет­та да бә­рәң­ге утыр­ту, тәр­би­я­ләү бу­ен­ча нин­ди ге­нә ки­ңәш­ләр юк. Аны күм­ми­чә, өс­тен са­лам яи­сә ута­ган чүп үлән­нә­ре бе­лән кап­лап кы­на да үс­те­рү­че­ләр бар икән. Өс­тә­ге кап­лам­ның 20 сан­ти­метр­дан ким бул­ма­вы ки­рәк, ди. Чә­чәк ат­кан­нан соң, ки­рәк бул­са, са­лам­ны кү­тә­реп, эре бә­рәң­ге­не ге­нә ала­сың, кал­га­ны үсә то­ра. Кай­бе­рәү­ләр чә­чә­ген өзәр­гә ки­ңәш итә, янә­се, бә­рәң­ге­се үсәр­гә кө­че күб­рәк ка­ла.

Бәрәңгене күпләрегез инде утырткандыр да, ә бу киңәшләрнең алдагы елларда да кирәге ярап куяр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев