"Район газетасын гомерем буе яратып укыдым һәм укыячакмын", – ди Сарманнан Тәгъзимә апа
Газета укучыларны кисәтеп килгән көнебез дә килеп җитә - 1 апрельдән 2014 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу бәяләре арта. Моңа кадәр ярты елга язылу бәясе 288 сум булган "Сарман" газетасына да ул 450 сумнан да ким булмаячак. Башка төр продукция белән чагыштырып карасаң (газета да - бик күпләрнең хезмәт җимеше),...
Газета укучыларны кисәтеп килгән көнебез дә килеп җитә - 1 апрельдән 2014 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу бәяләре арта. Моңа кадәр ярты елга язылу бәясе 288 сум булган "Сарман" газетасына да ул 450 сумнан да ким булмаячак. Башка төр продукция белән чагыштырып карасаң (газета да - бик күпләрнең хезмәт җимеше), бу, бәлки, әллә ни зур сумма да түгелдер. Шулай да, кинәт күтәрелгәч, күп тоела. Моңа карамастан, без, газета укучыларыбыз безнең белән калырлар, дип ышанабыз. 31 мартка кадәр аңа әле иске бәяләрдән - аерым кешеләр 288 сумнан, оешмалар 297 сумнан язылып кала алалар.
- Мин район газетасын гомерем буе яратып укыдым һәм укыячакмын, - ди Сарманнан Тәгъзимә апа Шәйхетдинова. - Мин аңа 134 кенә сумга редакциягә килеп язылдым һәм шуннан килеп алам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев