Район фермерлары тәҗрибә уртаклаштылар
Фәрит Мөнәвирович: Югары уңышка да зур өмет баглыйбыз.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарә белгечләре, районның фермер һәм шәхси хуҗалыклар башлыклары, алдан билгеләнгән маршрут буенча, районыбызның фермер хуҗалыклары басуларында булдылар, мини-фермаларны карадылар. Мондый төр тәҗрибә уртаклашу узган ел да оештырылган иде.
- Елдан-ел камилләшәсез, басулар, чәчүлекләр матурлана. Югары уңышка да зур өмет баглыйбыз, булдырасыз, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. Сорау-тәкъдимнәрегез булса, ярдәм кирәксә, мөрәҗәгать итегез, булган проблемаларны бергәләп хәл итү юлларын эзләрбез, - диде Фәрит Мөнәвирович, чарага йомак ясап.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев