Реклама
Мәдәният
Район чишмәләре – иң матурлары
Нефтьчеләребез торак төзелеше, социаль-көнкүреш объектларын төзекләндерүдә генә түгел, табигатьне саклауда да күләмле эшләр башкаралар. Чишмәләрне төзекләндерү - шуларның берсе. Алар тырышлыгы белән күпме чишмәгә икенче сулыш өрелгәнен күреп, ишетеп торабыз. "Татнефть" компаниясендә чишмәләрне төзекләндерү һәм карап торуга конкурс үткәрү инде матур традициягә әверелде. Аның менә быелгысына да йомгак ясалды һәм...
Нефтьчеләребез торак төзелеше, социаль-көнкүреш объектларын төзекләндерүдә генә түгел, табигатьне саклауда да күләмле эшләр башкаралар. Чишмәләрне төзекләндерү - шуларның берсе. Алар тырышлыгы белән күпме чишмәгә икенче сулыш өрелгәнен күреп, ишетеп торабыз. "Татнефть" компаниясендә чишмәләрне төзекләндерү һәм карап торуга конкурс үткәрү инде матур традициягә әверелде. Аның менә быелгысына да йомгак ясалды һәм үз категориясендә "Җәлилнефть" идарәсе беренче урынга лаек булды.
- Әлеге конкурс 1995 елдан бирле үткәрелә, - ди идарәнең баш инженерының коррозиягә каршы көрәш һәм табигатьне саклау буенча урынбасары Илгиз Раянов. - Безнең идарә карамагында унике чишмә бар, аларны тәртипләп, төзекләндереп торабыз. Быел Сарманда Бүзат чишмәсендә һәм Анак авылы янындагы Кырык чишмәдә капиталь төзеләндерү эшләре башкардык. Ә конкурска биш чишмәне тәкъдим иткән идек. Табигатьне саклау, чишмәләребезне яшәтүгә шундый өлеш кертә алуыбызга без шатбыз. Шагыйрьләр иҗатына илһам бирүче, халыкның яратып ял итү урынына да әверелгән бу изге урыннарны (яшәү чыганагы булган саф сулы чишмәләрне шулай дими мөмкин түгел) кадерләп сакларга да иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев