САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Равия Әсәдованың ризыклары да, аларны әзерләү ысуллары да тәмле

Райондашларыбыз арасында уңган хуҗа-хуҗабикәләр бик күп.

Шуларның берсе - Азалак авылында яшәүче Равия Әсәдова. Ул бакчачылык белән шөгыльләнә, тәмле-тәмле ризыклар пешерергә дә бик оста. Рецептлары, киңәшләре белән Интернет челтәрендә дә теләп уртаклаша. Бу көннәрдә кышка яшелчәләр әзерләү белән мәшгуль әле ул. Уңган хуҗабикәнең киңәшләрен сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле дуслар.
- Үземә эш таптым әле, берәр чиләк борыч, помидор, кишер, бер савыт петрушка алып кердем кич утырырга. Кудрявая петрушка бигрәк матур бакчада, салкын тисә, бигрәк жалко, кыш көне аның берсе дә юк бит. Кешедән калышмаска тырышып, менә шуларны турап, катырырга куям әле, кыш көне салып кына пешерергә бик уңай ич. Хәзер бит ризыкны күп төрле итеп пешерергә кирәк, өйдә ничә кеше бар, шул төрле ризык кирәк, дисәм дә, ялгыш булмас. Сездә ничек, дусларым, бездә шулай, бер оныкка - ак бодай (дөге боткасы), икенче оныкка – кара бодай (гречка). Сездә дә шулайдыр инде ул, сөенә-сөенә пешерәбез, шул арада үзебезгә яшелчә тушить итәбез, сәламәтлек саклыйбыз. Безнең әниләр безнең шулай кыланганны күрсәләр, ни әйтерләр иде. Ә мин үзем әти-әниләр пешергән чүлмәкләрне бик сагынам. Обедта пичкә ягарлар иде дә, каз ите (безнең казлар күп була иде) салып, бәрәңге, кишер белән шулпалы чүлмәк безне мәктәптән каршылый иде. 6 бала, бабай, әти әнинең бүлеп биргәнен көтеп утырулары ничек рәхәт, ничек тәмле иде. Ә иртәнгә шулай ук пичкә ботка тыгып куяр иде әнием, без бервакытта да иртән чәй генә эчеп китмәдек. Әни гел нинди дә булса ботка ашатып чыгара иде безне. 9-10 классларны йөреп укыдык, автобус 5тә китә, без 4тә торып чыгып китәбез. Торып, бит юышка, алда ботка, чәй куелган, - дип, балачак хатирәләре белән дә уртаклашкан райондашыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев