Рангазарда мәктәп ачылды
Әле кайчан гына 1 сентябрь көнне Рангазар мәктәбе бусагасын 300гә якын укучы атлап керә торган булган. Тәнәфесләрдә коридорларга көчкә сыйганнар. Ләкин урбанизация һәм гаиләләрдә бала саны кимү нәтиҗәсендә мәктәптә дә укучылар саны елдан ел кими. 2009 елда Рангазар урта белем бирү мәктәбе тугыз еллык булып кала. 2011 елда ябыла. Һәм...
Әле кайчан гына 1 сентябрь көнне Рангазар мәктәбе бусагасын 300гә якын укучы атлап керә торган булган. Тәнәфесләрдә коридорларга көчкә сыйганнар. Ләкин урбанизация һәм гаиләләрдә бала саны кимү нәтиҗәсендә мәктәптә дә укучылар саны елдан ел кими. 2009 елда Рангазар урта белем бирү мәктәбе тугыз еллык булып кала. 2011 елда ябыла. Һәм 37 бала Сарман гимназиясенә йөреп укый башлый. Шул ук елны авылда беренче сыйныфка керүче 3 бала өчен Сарман гимназиясенә караган "Мәктәп - укытучы йорты" ачыла. Быелгы уку елында, балалар саны арту сәбәпле, мәдәният йорты бинасында тантаналы рәвештә башлангыч мәктәп ачылды. Моңа ирешү өчен шактый күп көч куярга туры килгән. Иң элек ата-аналар җыелышында, мәктәп өчен мәдәният йортында урнашкан китапханә бүлмәсе бик уңайлы дигән фикергә килгәннәр. Шуннан соң китапханә өчен әти-әниләр көче белән яңа бүлмә бүлеп, китапханәдән бушаган бүлмәне мәктәпкә яраклаштырганнар.
Нурия Гыйльфанова, Рангазар башлангыч мәктәбе укытучысы:
- Аллага шөкер, авылыбыз яңадан мәктәпле булды. Ачу - ябу түгел, кайвакыт ерып чыгып булыр микән, әллә бу эшне туктатыйм микән дигән уйлар да булгалады. Шундый вакытларда Сарман гимназиясе директоры Лилия Газимова: "Мин әти-әниләрең фикерләрен тыңладым - Рангазарга мәктәп кирәк ", - дип миңа һәрьяклап ярдәм күрсәтеп торды. Мин аңа бик рәхмәтле. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Асфан Нуриәхмәтовка, мәдәният бүлеге белгече Роза Гилевага, "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында матди ярдәм күрсәткән Рөстәм Нуруллинга, безгә ярдәм иткән авыл кешеләренә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Һәм, билгеле, әти-әниләргә бик зур рәхмәт - бик нык тырыштылар. Ремонт вакытында балалар да бик теләп йөрделәр, әти-әниләренә үзләренчә булыштылар. Укытасы килеп укытам, эшләве шундый рәхәт.
Гөлнара Шакирҗанова, мәдәният хезмәткәре:
- Бөтен оешмаларның бер җирдә булуы бик уңайлы. Бәйрәмнәр үткәрергә балалар бар. Сөенеп йөрибез.
Рамил Хөсәенов, ата-аналар исеменнән:
- Авылларда мәктәпләр кирәк инде ул, башлангыч булса да. Рангазар башлангыч мәктәбен ачуда Нурия Гыйльфанова башлап йөрде. Аңа рәхмәт. Хәл ителеп бетмәгән мәсьәлә - балаларны ашату. Мәктәп урнашкан бинаның икенче катында гына барлык уңайлыклар булган балалар бакчасы, безнең балаларга кайнар аш әзерләүне шунда гына көйләп булса бик яхшы булыр иде.
Камил Габидуллин, 2 нче сыйныф укучысы:
- Укырга барасым килә. Мәктәп ясаганда әтиләргә булышырга бардым. Хәзер без мәктәптә Ләйсән, Рания, Гүзәл, Азалия, Рания, Ранис һәм мин укыячакбыз.
Гүзәл Хөснетдинова, 1 нче сыйныф укучысы:
- Мәктәп бик ошады. Мин тырышып укырга телим, бишлеләр генә алып укыйсым килә.
Авыл мәктәпләре ябылып барган чорда авылда мәктәп ачылу, бик куанычлы күренеш. Рангазар мәктәбендә озак еллар балаларның шат авазлары яңгырап торсын, белем учагы сүнмәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев