САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның хезмәт династияләре

Өч буын вәкилләренең – әби, әни һәм кызларының хезмәт юлы район үзәк хастаханәсе поликлиникасының туберкулезга каршы кабинеты белән бәйле.

Районыбызда халыкка тырыш хезмәт күрсәтүчеләр арасында бер гаиләдән берничә буын вәкиле булган хезмәт династияләре аз түгел. 1 Май көнне район үзәк Ял паркында үткәрелгән бәйрәмдә дә нәкъ менә шушындый гаиләләр хөрмәтләнгән иде.

Вәсилә апа
Роберт һәм Вәсилә Нигъмә-туллиннар икесе дә гомерләрен халык сәламәтлеге сагында торуга багышлыйлар. Аларның хезмәт династияләре өч буынны берләштерә. Кызлары Зөлфия Шакирова, оныклары Раушания Нуртдинова – әлеге гаҗәеп динас-тияне дәвам итүчеләр. Бу гаилә шунысы белән дә үзенчәлекле: Роберт абый ветеринария фельдшеры булып хезмәт куйса, өч буын хатын-кызларның өчесе дә район үзәк хастаханәсе поли-клиникасының туберкулезга каршы кабинетында шәфкать туташы булып эшлиләр.
Гомумән, бу нәселдә туры килүләр, дәвамчанлык һәм кабатланулар шактый. Вәсилә апаның әнисе Зәкия апа Чукмарлы авылында туып-үсә. Буй җиткергәч, Яңа Әхмәт авылына кияүгә чыга. Ләкин озакламый сугыш башлана, һәм гаилә башлыгы Әхмәтзарип абыйны фронтка алалар. Өч бала, шул исәптән биш айлык Вәсилә белән ялгыз калган Зәкия апа кабат Чукмарлыга кайтып китә. Вәсилә, Сарман урта мәктәбен тәмамлагач, 1961 елда Минзәлә медучилищесына укырга керә, аны уңышлы тәмамлап, Сарман үзәк хастаханәсенә эшкә кайта. Биләүдәге сабый килеш туган авылыннан аерылган кызга, еллар үткәч, кабат туган туфрагына басу насыйп була. Буй җиткергәч, ул шушы авыл егетенә — Робертка кияүгә чыга. 1966 елда аны туберкулезга каршы кабинет шәфкать туташы итеп күчерәләр, һәм ул анда 1993 елга кадәр хезмәт куя. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен “Социалистик ярыш җиңүчесе”, “Хезмәт ветераны” исемнәренә лаек була. Ә иң кадерлесе – кызы Зөлфия ханымда да үз һөнәренә карата мәхәббәт уята ала.

Зөлфия
Сабыр, тыныч һәм күп сөйләшми торган бу ханымны районда күпләр беләдер.

– Мине, әтием белән әнием-нең хезмәтен, аларның ничек эшләүләрен күреп үскән бала буларак, кем булырга, дигән сорау борчымады. Мин кечкенәдән үк үземнең барыр юлымны билгеләп куйган идем: шәфкать туташы булачакмын, – дип искә ала ул.

Район үзәгендәге икенче санлы урта мәктәпне тәмамлауга, аны юллама белән Казан шә-һәренең синтетик каучук заводы медсанчастенә неврология бүлегенә җибәрәләр. Кияүгә чыга, елдан артык эшләгәч, кечкенә Рау-шанияне алып кайта. Күпмедер вакыттан соң туган авылы Яңа Әхмәткә юл тота. Ике елдан артык бабасын – сугыш инвалидын карый. Аннан соң колхоз медпунктында эшли. Шул елларда туберкулезга каршы кабинет хезмәткәрләрен лаеклы ялга илле яшьтән чыгару турындагы закон кабул ителә. Илле ике яшен тутырган Вәсилә апа шушы закон нигезендә лаеклы ялга китә. Шулай итеп, 1993 елның 1 мартыннан аның урынына, күчерү юлы белән, кызы Зөлфия ханым эшкә килә.
Туберкулез авырулы пациентлар – башкалардан аерылып тора торган контингент. Әлеге авыруны күбрәк социаль яктан имин булмаган категория кешеләр, иректән мәхрүм ителү урыннарында булучылар, наркотик матдәләр кабул итүчеләр йоктыра. Алар арасында төрлесе очрый: табиб, шәфкать туташы кушканнарны төгәл үтәүчеләр, шулай ук үз сәламәтлекләренә җавапсыз караучылар, ягъни дәваланудан качып йөрүчеләр.

– Эшемне дә, авыруларымны да яратып эшләдем. Нинди генә булмасыннар, алар миңа туганнарым кебек булдылар. Беркайчан да, авыру йогар, дип шикләнмәдем, беркемгә авыр сүз әйтмәдем. Хезмәттәшләрем белән дә бик рәхәт итеп эшләдем. Гамбәрия Кашаповна белән күп еллар дус һәм тату итеп, иңгә-иң торып хезмәт куйдык. Авыл фельдшерлары белән дә ярдәмләшеп эшләдек. Авыруларның дәва-лануга ятасы килмәгәндә, алар ярдәмгә килә иде. Әлмәттән Фәрит Шәңгәрәев белән эшләгән еллар да матур булып истә калды. Аннан соң Рашат Хафизов исемле яшь кенә табиб килде. Табибсыз эшләгән чаклар да күп булды. Кыскасы, хезмәт елларым күңелгә гомеремнең иң матур, иң кадерле чорлары булып кереп калды, – ди ул.

2016 елдан бирле районда балалар туберкулезы, алар арасында үлем-китем булмауда, әлбәттә, Зөлфия ханымның да өлеше зур. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен “Татарстан

Республикасының мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре” күкрәк билгесе, күп санлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Ә агымдагы елның 1 мартыннан ул лаеклы ялга китә. Аны зурлап, бүләкләр белән озаталар.

– Тормышны яңадан башларга туры килсә дә, шушы юлны сайлар идем. Башка төрле хезмәтне күз алдына да китерә алмадым, – ди ул.

Раушания
Әнисе китә, аның урынына 1 марттан, тик агымдагы елдан, өченче буын вәкиле – кызы Раушания килә.
Ул да, аңлашылганча, кечкенәдән үк медицина хезмәткәрләре мохитендә үсә.

– Әби район үзәк хастаханәсендә хезмәт куйганда, әни авылда эшли иде. Яңа Әхмәттә балалар бакчасы булмаганлыктан, ул мине үзе белән эшкә ияртеп алып бара иде, – дип искә ала ул.

Әлбәттә, әби-бабасының, әнисенең ничек хезмәт куюларын күреп үскән кыз шулай ук үзен медицинадан башка күзаллый алмый. Мәктәпне тәмамлауга, Әлмәт медучилищесына укырга керә. Укып бетергәч, районга кайта, тик туберкулез кабинетына ул ураурак юллар белән килә. Башта Яхшыбай авылында эшли. Бала ялыннан соң Әлмәт шәһәрендә шушындый ук хастаханәдә хезмәт куя. Даруханәдә эшләп ала. Ул ябылгач, күзлек салонына күчә. Әнисе лаеклы ялга китүгә, аның урынына килә.

– Эшләп китү авыр булмадымы? – дип сорыйм аннан.

– Юк, бу тармакта тәҗрибәм бар иде бит инде. Мин дә, әбием, әнием кебек үк, эшемне дә, авыруларымны да яратам, – ди ул.

Шулай да әнисе аны күз уңыннан ычкындырмый, кирәк чакта ярдәм кулын сузарга әзер тора.

– Эш башлаганда, ансыз булмый. Туберкулезга каршы көрәш – бик киң һәм җаваплы тармак, – ди ул.

Әлеге гаиләдә һөнәргә һәм хезмәткә карата мәхәббәт кенә түгел, белем, тәҗрибә, осталык та буыннан-буынга күчә, династия вәкилләре хезмәтенең тагы да тулырак, нәтиҗәлерәк булуына ярдәм итә. Вәсилә апа белән Зөлфия ханымның хезмәт еллары – икесенә бергә 69 ел. Аңа әле алар хезмәтен дәвам итүче Раушаниянең дә еллары өстәләчәк. Халык әйткәндәй, агач тамырлары белән ныклы.
Бүгенге көндә Роберт абый дөньялыкта юк инде. Вәсилә апа да моннан 19 ел элек бакыйлыкка күчкән. Ләкин алар йөрәгендә булган медицинага мәхәббәт кызлары, оныклары күңелендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев