САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның яшь гражданнары паспортлы булдылар

Бүген – РФ Конституциясе көне уңаеннан, районыбызның 14 яше тулган кызлары һәм егетләренә паспорт тапшыру тантанасы узды.

Россия Федерациясе гражданнары булуларын раслаучы төп документны аларга район башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырды. Район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, миграция хезмәте идарәсенең район бүлекчәсе өлкән инспекторы Гөлнара Фатыйхова, изге теләкләрен җиткереп, истәлек бүләкләре бирделәр.

Тантанага кадәр укучылар район Советы һәм Башкарма комитеты бинасында экскурсиядә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев