САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның дүрт җирлегендә эшләр дә, проблемалар да охшаш

Узган атнада районның авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары үтте.

Александровка авыл җирлегендә ул 27 гыйнварда оештырылды. Аны җирлек башлыгы Ирек Вафин алып барды.
Җирлеккә өч – Александровка, Татар Карамалысы һәм Яхшы-Каран авыллары керә. 412 хуҗалыкта 911 кеше теркәлгән. Ирек Фатыйх улы сүзләре буенча, демографик кризис дәвам итә: 2024-2025 елларда җирлектә балалар тумаган, соңгы елда 11 кеше мәңгелек йортка күчкән.
Халыкны борчый торган иң актуаль мәсьәлә – эчә торган су сыйфаты. Кызганычка каршы, ул кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Җыенга шешәләрдә суның «үрнәген» алып килүчеләр дә булды. Җитәкчеләр проблеманы чишү юлларын нефтьчеләр белән берлектә эзләячәкләрен әйттеләр.
Үзара салым акчасы җирлектә тулысынча җыелып беткән. Аның хисабына урамнарда юл өслекләре ясалган, зиратлар, халык күпләп ял итә торган урыннар, һәйкәлләр һәм аларның территорияләре төзекләндерелгән, су белән тәэмин итү системалары ремонтланган, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә стела урнаштырылган. Нефтьчеләр гранты ярдәме белән Советлар Союзы Герое Александр Казаков аллеясында – декоратив агачлар һәм куаклар, Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Ильяс Нуриев башлангычы белән Сабантуй мәйданында нарат, чыршы һәм кедр үсентеләре утыртылган. Республика смотр-конкурсы буенча җирлек яңа машиналы да булган.
Шул ук көнне Әлмәт авыл җирлегендә дә халык җыены узды. Бердәнбер авылда 194 хуҗалыкта 481 кеше исәпкә алынган. Җирлек башлыгы Данияр Газизов сөенече белән дә уртаклашты: 2025 елда сигез бала тууы теркәлгән, барлыгы 11 кеше өстәлгән, 6 кеше «прописка»дан төшкән.
Узган ел җирлек шулай ук нефтьчеләр грантында җиңү яулаган. Шул хисапка, авыл җирлекләрен чиста су белән тәэмин итү программасына нигезләнеп, яңа башня урнаштырылган. Әлмәтлеләр авыл хуҗалыгы гранты да отканнар. Аның акчасы җирлек башкарма комитеты бинасын ремонтлауга юнәлдереләчәк.
– Тагын бер куанычлы вакыйганы әйтеп үтәсем килә: Яңа ел алдыннан, әле рәсми рәвештә булмаса да, иске медпункт бинасында тренажер залы эшли башлады. Даими рәвештә йөрүчеләр – 15-18, шул исәптән 5 – пенсия яшендәге кеше. Кайбер көннәрне спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны 20дән артып китә, – диде Данияр Әнвәр улы.
Үзара салым акчалары 96,9 процент җыелган, бу 93100 сумны тәшкил итә. Алар хисабына юллар ремонтланган, тракторга, үлән чапкычларга кирәк-яраклар алынган, бер өлеше яктырту һәм территорияне чистарту эшләренә дә тотылган.
Әлмәт авылы халкын да ут, юл, экология мәсьәләләре борчый булып чыкты. Мәдәният йортына да ремонт таләп ителә.
Чәршәмбе көнне җыен Иске Имән авыл җирлегендә үтте. Ул Сарысаз-Тәкермән авылы мәдәният йортында оештырылды. Шушы ике авылдан торган җирлектә 204 хуҗалыкта 400 кеше яши.
Җирлек башлыгы Раушания Исламованың чыгышыннан күренгәнчә, узган елда 208 мең сум үзара салым җыелган, республикадан да ярдәм өстәлгән. Ике авылда да зират территорияләренә койма тоту өчен төзелеш материаллары алынган. Әлеге эшләр җирлек активлыгы тырышлыгы белән башкарылган. Юлларны карау, кардан чистарту, авыллар эчен җыештыру, төзекләндерү һәм яшелләндерү кебек эшләрдә дә үзара салым акчалары ярдәмгә килә. Быел ул 130 мең җыелыр дип көтелә.
Җирлектә берничә крестьян-фермер хуҗалыгы, кече фермалар бар. Алар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә үз өлешләрен кертәләр. Фазуллиннар, Юнысовлар, Шакировлар, Нуртдиновлар, Шәйдуллиннар гаиләләре умарта асрау белән дан тоталар. Сарысаз-Тәкермәндә ипи пешерү, сыр ясау осталарының продукцияләрен башка районнардан да килеп алалар.
Янурыс авылы халкы алдында җирлек башлыгы Азия Мөхәммәдиева исәп-хисап тотты. Каташ-Каран, Иске Әхмәт, Янурыс авылларын берләштергән җирлектә 302 хуҗалык бар, барлыгы 668 кеше яши.
2025 елда янурыслылар муниципалитетлар арасында узган бәйгедә катнашканнар. Нәтиҗәдә җирлек яңа машиналы булган. Үзара салымга килгәндә, аның хисабына зиратларда зур агачлар киселгән, урам утлары яңартылган, Каташ-Каранда чишмә торгызу, төзекләндерү өчен материаллар алынган, авылга керү-чыгу юлларына видеокамералар куелган. Янурыс мәдәният йорты территориясендә брусчатка җәелгән, авыл зиратына койма тоту өчен материаллар да алынган.
– Узган ел Гамирҗан абый Гәрәевны зират өчен җаваплы итеп билгеләдек. Аның тынгысызлыгы белән яздан көзгә кадәр берничә өмә оештырылды, күмәк тырышлык белән койма тотылып бетте. Киселгән агачлар, куаклар түгелде. Күптән өлгерә алмаган эшләр башкарылды, – диде җирлек башлыгы.
2025 елда шәхси эшмәкәр Илдар Зәйнуллин грант проекты буенча төзегән кош-корт сую линиясен эшләтеп җибәргән. Анда җирлек пенсионерлары бик теләп хезмәт куялар.
Сүз уңаеннан
Җыеннарда шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, аның беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова, агрофирмалар вәкилләре, полиция участогы инспекторлары, урманчылар, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә катнаштылар.

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев