САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз - Рангазар авылыннан Гарифуллина Рәйсә Закирҗан кызы иҗаты

.

Әбиләрсез-бабайларсыз кызык түгел,
Өйрәтүче, көйләтүче оныкларга без бар бүген.
Яраталар, алдалыйлар,
Сырпаланып,
Без торабыз риза булып, гел ышанып.
Малай, онык өйрәтергә бабай кирәк,
Бабайларны яраталар кызлар бигрәк.
Әби орыша, арт якка да биреп ала,
Аннан жәлли ул, бит онык - минем бала.
Бишек җырын җырлар өчен әби кирәк,
Тал бишекне ясар өчен бабай зирәк.
Бишек җырын тыңлый-тыңлый йоклый сабый,
Әби көйли, бабай көлә, ул разый.

Әби-бабай янда булса, и рәхәт,
Яклаучы да, саклаучы да янда терәк,
Көйләтәләр: әби чаба, чыжлый таба.
Бабайга да тик тору юк, шөгыль таба.
Дөнья матур, дөнья рәхәт, әле дә сез бар,
Әби-бабай исән чакта бишек җырлар.
Һәр көн бэйрәм,
Бүген тагы картлар көне,
Оныкларын ялга көтә,
Бабайларның урыннары капка төбе.

 

ФОТО:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев