САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Райондашыбыз Гөлнур Зөлкәрнаева: “Тәмле ашап та, ябыгып була”, - ди

Физик һәм мораль халәт, эшкә сәләтлелек һәм тормышка сөенү мөмкинлеге нәкъ менә саулыкка бәйле.

Әмма мәңгелек вакыт җитмәү сылтавы, стресслар, аз хәрәкәтләнү, туклануына саксыз мөнәсәбәт шартларында кеше үз потенциалын юкка чыгара. Бу исемлеккә экологик, икътисади тотрыксызлык һәм сәламәтлек саклау проблемалары да өстәлә. Нәкъ менә соңгысына игътибарны аеруча юнәлтү максатларында оештырыла да инде Сәламәтлек көне. Ул ел саен дөньякүләм 7 апрельдә билгеләп үтелә. Үз иминлеге, сәламәтлеге һәм рух ныклыгы турында кайгырткан һәркем өчен ул – зур бәйрәм. Быел Бөтендөнья сәламәтлек көне тигез мөмкинлекләр темасына багышланачак. 
Тормышын физик культура һәм спортка багышлаган кешеләр өчен сәламәтлек әһәмияте икеләнүләр тудырмыйдыр. Райондашыбыз – күпләргә таныш Гөлнур Зөлкәрнаева сәламәт яшәү рәвешен дөрес туклану белән бәйли. 
Төз гәүдәле булу - күпләрнең хыялыдыр, мөгаен, бигрәк тә хатын-кызлар нәфис, сылу булырга омтылалар. Әмма теләгән нәтиҗә артыннан куып, бер ярдан икенче ярга чәбәләнү, үзеңне ачлык корбаны итү кирәкмидер, бу организмны кирәкле туклыклы матдәләрдән мәхрүм итә, нәтиҗәдә сәламәтлек белән бәйле күп санлы проблемаларга китерә. 
Чынлыкта, ябыгу һәм шул ук вакытта сәламәт калу өчен, дөрес тукланырга кирәк. Төрле диеталар булса да, аларның һәркайсының үз плюслары һәм минуслары бар. 
Гөлнур ападагы үзгәрешләрне сарманлылар сизми калмагандыр. Район мәдәният йортында эшләгәч, читтән килүче артистлар да аны беренче мәлләрдә танымыйлар. Аның ихтыяр көче, үз-үзенә карата булган таләпләре мине дә гаҗәпкә салды. Башкаларга да кызыклы булыр, дип, бу хакта үзе белән сөйләштек. 
“Тәмле ашап та, ябыгып буласын мин белми идем әле”, - диде ул, беренче сүз итеп. Дөрес туклану режимы белән яшәвенә бер ел да өч ай булган икән. Әңгәмәне үзебезне кызыксындырган сораулардан төзедек. 
Гөлнур Разин кызы белән әңгәмәне “Сарман” газетасының 2023 елның 7 апрель санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев