Райондашыбыз Айсылу Кәлимуллинаның шигыре күңелләргә үтеп керә
Туган җирем.
Сарман ягы зәңгәр таулы,
Бай ул болын- кырларга.
Һәр кешесенең күңеле,
Тартыла җыр- моңнарга.
Тырышлыкны маяк иткән,
Халкы элек- электән.
Авыл яшәргә көч бирә-
Без бит җиргә береккән.
Ата- бабам монда яшәп,
Монда гомер кичергән.
Замана таләбе кушып,
Фермерлыкка күчелгән.
Гаиләләр бердәм- тату,
Эштән ямь- тәм табалар.
Нәтиҗәсенә куанып,
Рухи ләззәт алалар.
Басуда иген чайкала,
Үсә бодай, арпасы.
Хезмәтнең авыр арбасын,
Бергәләшеп тартасы.
Читтә калмый балалар да,
Чыныгалар эш белән.
Җир — тырышларны ярата,
Җиңү- күмәк көч белән.
Авылда йортлар яңара,
Мал- туары күп бездә.
Тавык- чебеш үстерәләр
Уңышын җыю- көздә.
Эшкә бәйрәмнәр ялгана,
Без табигать баласы.
Нәсел тамырыбыз җирдә,
Димәк, монда каласы.
Кәлимуллина А. М.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев