САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Районда ВИЧ инфекцияле авырулар да бар

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау һәм Берләшкән Милләтләр оешмалары карары нигезендә, 1988 елдан башлап, һәр елны 1 декабрьдә СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

ВИЧ инфекциясе һәм СПИД турында җәмәгатьчелеккә дөрес мәгълүмат җиткерү, ВИЧ белән яшәүче кешеләргә ярдәм итү, шулай ук әлеге өлкәдәге проблемаларга игътибарны арттыруга юнәлдерелә.
Бу көн ВИЧ белән яшәүче кешеләрнең хокукларын яклау, профилактика чараларын көчәйтү һәм инфекция белән бәйле проблемалар турында сөйләшү өчен дә мөмкинлек булып тора.
ВИЧ – кешенең иммунитет системасын зарарлаучы вирус. Ул организмның инфекцияләргә каршы тору сәләтен зәгыйфьләндерә, бу исә төрле авыруларга каршы торуны да киметә. ВИЧ, тора-бара, СПИДка әверелергә мөмкин. Аннан саклану өчен, авырулар ретровируска каршы терапия алалар.
ВИЧ инфекциясенең, нигездә, кан аша, ягъни зарарланган кан белән контакт булган очракта йогуы ихтимал. Җенси юл белән һәм ВИЧ белән авыру әнидән балага күчәргә мөмкин. ВИЧ инфекциясенең симптомнары башта күзгә күренми, ләкин вакыт узу белән, кеше авырып китәргә мөмкин. Авыруны дәвалап була, әмма вирусны тулысынча юкка чыгару мөмкин түгел.
- Районда бүгенге көндә ВИЧ инфекцияле 83 кеше исәптә тора, аларның 32се – хатын-кыз, 51 ир-ат. 74 кеше ретровируска каршы терапия үтә. Авыру хатын-кызлардан туган 24 бала бар. Алар сәламәт, әмма даими күзәтү астында торалар, - диде үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар табибы Зөлфия Саликова күптән түгел район Советының кече утырышлар залында узган СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев